Әгерҗедә фронт хатларыннан күргәзмә эшли

14.02.2018 14:38 | Яшәеш Печать

Бөек Ватан сугышы фронтыннан килгән хатларны халык күңелендә саклау, мәңгеләштерү максатыннан “Бердәм Россия“ партиясе ТР Дәүләт Архивы белән берлектә “Тарихи хәтер“ дип аталган проект игълан иткән иде. Аның кысаларында “1941-45 елгы сугыш хатлары“ дип аталган күчмә фотокүргәзмә оештырылды. Бу атнада ул безнең Әгерҗегә килеп җитте.

Әлеге фотокүргәзмә узган елның декабрендә старт алган иде. Ул, республиканың барлык шәһәр-районнарында булып, Бөек Җиңү көнендә Казанда төгәлләнә. Күргәзмә һәр районда фронт хатлары белән тулыландырыла. Әлеге хатлар сугыш тематикасын чагылдырган планшетларга урнаштырыла.

Безнең районда фотокүргәзмә “Авангард“ кинотеатры фойесына урнаштырылган иде. Аны ачу тантанасында тыл ветераннары, педагоглар, музей хезмәткәрләре, укучылар катнашты.  

ТЫНЫЧЛАНЫР ИДЕМ, ӘГӘР АНАМНАН

АЛА АЛСАМ ТИК БЕР ХАТ КЫНА.

  • Мин фронттан килгән хатларны ялгызым гына калып тынычлыкта укырга яратам. Шул чакта кулына карандаш тотып, землянкада утырып хат язучы солдат күз алдыма килә. Һәр хатта – сагыну, сагыш  хисләре. Тик ник берсендә зарлану сүзе булсын?! Ирексездән күзгә яшь тула, йөрәк кысыла, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.  

Безнең районда фронтовикларның 125 хаты җыелган. Шуларның 54е – район тарихы һәм мәдәнияте музеенда, 29ы – локомотив депосы тарихы музеенда, 14е Исәнбайның мәктәп музеенда урын алган. 28 хат Әгерҗедә һәм Сарсак-Омгада яшәүчеләрнең гаилә архивында саклана.

  • Мин иремнең абыйсы Әхтәм Яппаровның хатын бик кадерләп саклыйм. Ул аларның гаиләсенә 1943 елның октябрендә килгән булган. Әлеге хат латинча язылган, мин аны тәрҗемә иттердем. Әхтәм абый хатында Белоруссия фронтында яралануы турында яза. Ә 1943 елның мартында ул һәлак була. Аны Смоленск зиратына җирлиләр, – дип сөйләде сугыш чоры баласы – Әгерҗедән Римма ханым Яппарова. – Әхтәм абый бакчаларындагы бик зур наратка сыерчык оясы куеп киткән була. Ул әле дә исән. Яз саен шунда сыерчыклар оялый. Аларның канат җилпенеп сайраулары миңа ничектер фронттан килгән сагышлы сәлам булып ишетелә. Мәрхүм ирем Рафаэль дә шул сыерчык оясына карап бик еш абыйсын искә ала иде...

Алып баручылар фронтовикларның хатларын укыганда, күзләргә яшь тулды. Әгерҗедән Мулланур АКБАШЕВ якыннарына әйтәсе сүзләрен шигъри юлларга салган:

“Күңелем оча канатлы кош кебек,

Еракларга таба ашкына.

Тынычланыр идем, әгәр анамнан

Ала алсам тик бер хат кына“...

Мулланур Акбашев хәбәрсез югала. Аның бу шигъри юллары күргәзмәдә Әгерҗе районы баннерында урын алган. Димәк, аны бөтен республика укый алачак.

“Минем өчен борчылмагыз. Дошманны җиңү өчен бөтен көчемне бирәчәкмен. Кирәк икән – гомеремне дә бирергә әзер. Дошман тар-мар ителәчәк. Тиздән күрешкәнгә кадәр....“

Бу юлларның авторы – Анатолий КУНГУРОВ. Ни кызганыч, Җиңү көненә ай ярым кала ул Венгриядә һәлак була. Әгерҗедә ул яшәгән урам бүген аның исемен йөртә.

Исәнбайдан Абдулла ХУҖИН якыннарының язмышы белән борчылып, хатында болай язган:

“Роза кызым, Хәмит улым, барыгыз да бергәләп миңа хат языгыз. Укырга йөрисезме? Әниегезне борчымагыз. Сугыш басылса, без кайтырбыз. Сыер исән булгач, Ходайга шөкер итеп торам. Ничек тә сыерны карарга тырышыгыз“.

Аңа да балаларын кочарга язмый. Абдулла Хуҗи улы 1943 елда һәлак була. 

 

ХАТЛАР ҖЫЮ ДӘВАМ ИТӘ

  • Мин бу хатларны тын да алмый тыңладым. Аларны укыганда фронтовик әтием күз алдына килде. Минем әтием дә сугышка 1943 елда алына. Батырлыклары өчен II, III дәрәҗә Дан ордены, Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен“ медале белән бүләкләнә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Кичкетаң мәктәбенә әтием Равил Хөснетдин улы исеме бирелүе белән горурланам, – дип сөйләде Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев. – Ни кызганыч, безнең җирлектә бер сугыш ветераны да калмады инде. Сугыш, аның белән бәйле хатирәләрне барлау – бик кирәкле гамәл. Бу бит – тере тарих.

Фронттан килгән хатларны җыюга бик күпләрнең өлеше кергән. Шулардан Исәнбай авылы тарихы музее җитәкчесе Гүзәл Зәйнуллина, Сарсак-Омга лицееның хәрби дан музее җитәкчесе Василий Маркитоновка район мәгариф идарәсенең, локомотив депосы тарих музее җитәкчесе Людмила Сабурова, Әгерҗедән Римма Яппаровага, Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаевага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.   

Хатлар җыю әле дә дәвам итә. Аларның электрон күчермәләре “Татарстан Республикасы архивлары“ порталына урнаштырыла. Анда өч меңнән артык хат бар инде. Биредә райондашларыбызның хатларын да укырга була.

Озакламый Бөек Җиңүнең 73нче язын каршы алабыз. Безнең районга фронттан 4522 кеше кире әйләнеп кайткан булган. Бүгенге көнгә шуларның нибары 16сы гына исән. Бик тиздән сугыш хатирәләре китапларда, киноларда, әлеге дә баягы өчпочмаклы хатларда гына калыр...     

Дания АБЗАЛИЕВА.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике