Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

10 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

10 октября 2021, 02:00

125

0

0

10 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Җир кешесенең хезмәте элек-электән аерым хөрмәткә һәм мактауга лаек.

Нәкъ менә сез – кырларда һәм фермаларда, эшкәртү предприятиеләрендә хезмәт куючыларның фидакарьлеге нәтиҗәсендә табыннарыбыз мул, күңелләребез көр.

Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, тармак хезмәтчәннәре сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр.

Бүген аграр бизнес продукциянең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру юнәлешендә эшләүне төп бурычларның берсе итеп куя. Инновацион алымнардан файдалануның да киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагына уңыш алып киләчәгенә өметебез зур.

Авыр, әмма шундый кирәкле, тынгысыз хезмәтегез өчен тирән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек телим!

 

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев