Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлы булсын гомер бәйрәмнәрегез!

26 апреля 2016, 06:00

117

0

0

80 ЯШь УЛ - ОЗЫН ГОМЕР ЮЛЫ

Биектауда туып-үскән, Әгерҗедә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Мәнзүмә Рамазан кызы Ясәвиеваны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Безгә гомер биреп, тал бишектә тибрәтеп үстергән, кечкенәдән барыбызның күңеленә иман нуры иңдергән, әле бүген дә безне җылытып яшәүче кадерле әниебез!. Ходай сине рәхмәтеннән ташламасын. Игелекле тыныч картлыкта без - балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып гомер ит. Олуг юбилеең көнендә олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм синең алда баш иябез.

Мәрхәмәтле, изге җанлы әнкәй,

Бар назыңны безгә багышлап,

Яшисең син җирдә һәрбер таңны

Бисмиллаңны әйтеп каршылап.

"Картаела" димә, әле синең

Наз чишмәңнең суы кипмәгән.

Җан җылыбыз тоеп озак яшә,

Гомерләрең үтеп китмәгән.

Иң матур теләкләр белән кызың Физалия-Радик, оныкларың Азалия, Эдуард.

***

Хөрмәтле кодагыебыз Мәнзүмә Ясәвиеваны олуг юбилее белән котлыйбыз.

Ходай биргән һәр көнгә куанып, сау-сәламәт булып, тынычлыкта балаларыбыз, оныкларыбызның кадер-хөрмәтенә уралып яшәргә язсын. Һәр туар көн шатлык-сөенечләр, күңел тынычлыгы алып килсен. Алга таба да күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, аралашып яшик, кодагый.

Кызганма син үткән елларыңны,

Яшәү үзе - җирдә зур бәхет.

Юбилеең белән котлап сине,

Сәламәт бул дибез һәрвакыт.

Ихтирам белән Биектаудан кода-кодагыең Шамил-Әлфия.

КАРТАЙМАСЫН СЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ

Районыбызда озак еллар ислам нигезләрен өйрәтүче, йөзләгән кешене намазга бастырган мәгърифәтче мөгаллимә Ясминә ханым Латфуллинаны күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Ул - гадел яшәү кануннарына буйсынып гомер итүче игелекле зат. Беркайчан да мал җыярга омтылмады, үзе тапканга канәгать булып, шөкер итеп яши. Тормыш юлын риясыз үтүче, сөйләгән сүзе кылган гамәленә каршы килмәүче остазыбызга нык сәламәтлек, хәерле гомер телибез.

"Нур" мәдрәсәсен 2013 елда тәмамлаган шәкертләре исеменнән Рәмзия Шәймөхәммәтова.

60 ЯШЬ - ЯШЬМЕНИ УЛ...

Тирсәдә яшәүче калерле җәмәгатем, сөекле әниебез, яраткан әбиебез Гүзәлия Равил кызы Миннәхмәтованы 60 яшьлек гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.

Гаиләбезнең якты кояшы, тугры гомер юлдашым, сөекле әниебез! Дөньяга ямь өстәп, безнең бәхетебезгә син тугансың. Ирне ир итеп хөрмәтләп яши беләсең, безне дә үзең кебек итагатьле, кешелекле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Син - безнең җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле, иң газиз кешебез. Безгә биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатихаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт, кадерлебез!

Әниебез! Бәйрәмең котлы-мөбарәк, бәхетең түгәрәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, без - балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып, җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Ходай Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын. Без барыбыз да сине яратабыз.

Гомереңне безгә багышладың,

Кояш булып безне җылыттың.

Тыныч картлык бирсен сиңа Ходай,

Бәрәкәтле булсын тормышың.

Иң матур теләкләр белән Гөлназ-Сирин, Адилә, Нурислам, Мәдинә, Гөлнур-Анатолий. Безнең теләкләргә әтиебез Габдулла да кушыла.

***

Мөхтәрәм дин кардәшебез Гүзәлия Миннәхмәтованы ихлас күңелдән олуг гомер бәйрәме белән котлыйбыз.

Мәрхәмәтлелек үрнәге булган, хезмәт сөючәнлеге, сабырлыгы, тыйнаклыгы һәм ярдәмчел булуы белән күпләрне сокландырган, иман сагында, дин юлында армый-талмый хезмәт куючы дин кардәшебез! Бик тә игелекле булганың өчен Аллаһы Тәгалә сиңа ике дөнья бәхет-сәгадәтләрен ирештерсен. Алдагы тормыш юлыңда да якыннарыңның хөрмәтен күреп, хәерле озын гомер кичерергә язсын. Ходай сине саулык-сәламәтлектән, пар канатыңнан аермасын, күңел тынычлыгы насыйп итсен.

Юлдаш булып сиңа иң элек

Янәшәңдә бара игелек.

Йөзләреңә чыккан бәхетең

Була күрсен, берүк, гомерлек.

Ихтирам белән Тирсә мәчетенә йөрүче дин кардәшләрең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев