КАРТАЙМАСЫН СИНЕҢ КҮҢЕЛ
Яңавылда гомер итүче Нурулла Лотфулла улы Хөрмәтовның 75 яшьлек юбилее. Кадерле әткәй, бабай, абый, зур әткәй! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.
Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тормыш иптәшең Мәфрүзә апа белән хәерле тыныч картлыкта гомер ит!
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Сине яратып, кызың Венера, улың Рамил, киленең Резидә, оныкларың, барлык туганнарың.
Нет комментариев