Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ЧЫН КҮҢЕЛДӘН

02 июня 2016, 08:42

97

0

0

Уразай авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Маһинур Шәймөхәммәт кызы Губашеваны туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
94 яшеңне тутырсаң да, уңган-булганлыгыңа, җитезлегеңә, җәен берүзең урманнарда йөреп, безне табигать нигъмәтләре белән сыйлавыңа, бөтен нәселне үзең бәйләгән оекбашлар белән сөендерүеңә сокланабыз. Җыр-моңны юлдаш итеп, безне дә иҗади булырга өйрәтүең, тормышыбызда ныклы таяныч булуың, төпле киңәшләрең, ярдәмең, сабырлыгың өчен сиңа мең рәхмәт. Синең бәхетле мул тормышта күңел җылыбызны тоеп, кайгы-хәсрәт күрми, сау-сәламәт булып гомер кичерүеңне телибез.
Сиңа карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Син тормышны чиксез яратасың,
Син күпләргә үрнәк булырлык.
Гомерләрең озын булсын, әни,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә,
Син бик газиз һәм бик кадерле.
Иң изге теләкләр белән кызың Гөлнур-Тәлгать, улың Гафиятулла-Фәния, биш оныгың, ун оныкчыгың.
***
Һәрвакыт ачык йөзле, барчабызның сөенеч-шатлыкларын, борчу-хәсрәтләрен олы йөрәгенә сыйдыручы, мәрхәмәтлелек үрнәге булган кадерле туганыбыз Маһинур апа Губашеваны туган көне белән котлыйбыз.
Синең кебек киң күңелле, тырыш, кешелекле, тормышның ямен-тәмен белеп, барчабызга рәхим-шәфкатеңне мулдан биреп яшәүче туган җанлы апабыз булу - безнең өчен зур бәхет. 94 яшеңне тутырсаң да йөрмәгән җирең, башкармаган эшең юк синең. Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын, һаман шулай җитез, олы йөрәкле булып кал.
Гомерен намуслы хезмәткә багышлаган, тормыш юлыннан сынатмыйча атлаган, илгә-көнгә үзең кебек уңган, эшчән, итагатьле кыз һәм ул үстегән, зур хөрмәткә лаек, һәрвакыт хәлләребезне белешеп торучы игелекле туганыбыз! Алдагы тормыш юлыңда да бәхет һәм шатлыкка күмелеп, кадер-хөрмәткә төренеп, күңел тынычлыгы белән, балаларыңның игелеген күреп, туганнар, дуслар, якыннарыңның күңел җылысын тоеп иминлектә яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән туганнарың Рәйсә, Рөстәм Шәймәрдановлар гаиләләре.
КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!
Иж-Бубыйда яшәүче иң кадерле кешебез Румия Сөләйман кызы Хәбибуллинаны 65 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Тадҗикстан якларыннан бу төбәкләргә дүрт баласы белән күченеп кайткан әниебез гомер буе без дип яшәде. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп олы хөрмәт яулады. Хуҗалыгыбызны гөл-чәчәкләргә күмде, тормышны җигелеп тартты. Әмма әнидән ник бер зарлану сүзе ишетик! Гомер буе бик тә сабыр, түзем булды ул.
Әниебез-кадерлебез, гомер көзләренә кереп барасың... Башка авырлыклар күрергә язмасын сиңа. Безнең белән бик бәхетле булып яшә. Саулык-сәламәтлек, озын гомер, тыныч көннәр телибез сиңа.
Борчылулар, кайгырулар читтә йөрсен,
Өебезне шатлык кына ачып керсен.
Сау-сәламәт, нык була күр, имән кебек,
Яшик әле бергә чакның кадерен белеп.
Балаларың Ирек-Тәнзилә, Регина-Сергей, Лилия, Рамис-Алинә һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев