Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ЧЫН КҮҢЕЛДӘН

09 июня 2016, 13:04

96

0

0

80 ЯШь УЛ - ОЗЫН ГОМЕР ЮЛЫ
Нарат авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле әткәебез, бабабыз Заһит Зарип улы Зариповны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Әткәебез, сиңа аяз күк йөзе, озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч картлык, бәхет-шатлык телибез. Әнкәебез Рима белән мул тормышта, балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның хөрмәтен, ихтирамын тоеп, кайгы-хәсрәт күрми озын-озак еллар бергә яшәргә язсын.
Сәламәтлек ташламасын, әткәй,
Һәрбер көнең бирсен бәхет-шатлык.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа һәрвакыт.
Иң изге теләкләр белән әнкәй, балаларың, оның-оныкчыкларың исеменнән Рәзилә.
60 ЯШЬ - ЯШЬМЕНИ УЛ...
Исәнбайда яшәүче газиз әтиебез Мөдәррис Фирдәвес улы Низамовны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле, гади булуың белән үрнәк син. Безнең игелекләрне күреп, ярдәмнәребезне тоеп озак еллар яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, Рәвилә апа белән тигезлектә гомер ит, кадерлебез.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Олыгайган көннәрең тынычлыкта, тигезлектә үтсен, кадерлебез.
Иң изге теләкләр белән кызың Алсу-Фәннүр, улың Винарис, оныкларың Данир, Фирая, Салават. Бу теләкләргә Рәвилә апа, кодагыең Рабига һәм барлык туганнарың да кушыла.
****
Исәнбай авылында яшәүче туганыбыз Мөдәррис Фирдәвес улы Низамовның 12 июньдә 60 яшьлек юбилее. Сине матур гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз.
Озын гомер, шатлык-куанычлар, саулык-сәламәтлек телибез. Көннәреңне сөенечләр генә бизәсен, һәрчак сиңа күтәренке кәеф юлдаш булсын. Мул тормышта, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, кайгы-хәсрәтсез озак еллар яшәргә язсын.
Күпме булса җирдә изге теләк
Без телибез сиңа барын да.
Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Иң изге теләкләр белән Рамил-Нурия, Айназ-Ләйсән, Фәнил-Илнара, Диана, Данияр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев