Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 июня 2016, 10:08

297

0

0

СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!
Исәнбайда яшәүче газиз әнием, кадерле әбиебез Фәтхия Назый кызы Зарипованы 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә, әнкәйгә күз тимәсен әле, тормышны яратып, яшәүдән ямь табып гомер кичерә ул. Әнкәй - йортыбызның тере йозагы, безне кайгыртып, безнең өчен борчылып, җан атып яшәүче дә. Безне мул табыннар әзерләп сагынып көтеп ала, һәрвакыт изге догада ул.
Кадерлебез, юбилеең көнендә сиңа олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Кайгы-хәсрәт күрми, һәрвакыт шундый гади, эчкерсез, җыр-моңга гашыйк булып яшә. Авырулар сине урап узсын, сөенечле мизгелләрең күп булсын.
Авыр чакларда син - ныклы терәк,
Якты маяк булып торучы.
Рәхмәт сиңа барысы өчен, әнкәй,
Син - бердәнбер безне аңлаучы.
Иң матур теләкләр белән кызың Резидә, киявең Илдар, оныкларың Нияз, Сөмбел һәм туганнарың.
КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!
Кырындыда яшәүче кадерле туганыбыз Илгиз Димөхәмәт улы Якуповны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Туганнары турында кайгыртып яшәүче, нинди генә ярдәм кирәк булганда да булышырга әзер торучы, һәрвакыт көр күңелле, изге җанлы энебезнең авыруларга бирешми яшәвен, һәрвакыт егетләрчә җитез, энергиясе ташып торуын телибез. Киленебез Филисә белән тигез, мул тормышта балаларың һәм оныкларыңның хөрмәтен, ихтирамын тоеп, кайгы-хәсрәт күрми озак еллар бергә яшәргә язсын сезгә.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын тагын бик күп еллар
Бергә-бергә җирдә яшәргә.
Иң изге теләкләр белән җизнәң Фоат, апаң Альбина, Камил һәм Рәмзия.
60 ЯШЬ - ЯШЬМЕНИ УЛ...
Исәнбайда гомер кичерүче абыебыз Мөдәррис Низамовның гомер бәйрәме.
Олы юбилее белән тәбрик итеп, кадерле туганыбызга нык сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш, хәерле гомер телибез. Без синең гади, эчкерсез, киң күңелле, бик ярдәмчел булуыңа сокланабыз, рәхмәт хисләребезне юллыйбыз. Язмыш җилләре каты бәрелгәндә дә егылмыйча, сынауларны җиңә барып яшәргә омтылуың күпләргә үрнәк. Гел шундый булып кал!
Кадерле абыебыз! Сиңа әле бары алтмыш яшь, ирләр өчен гомер уртасы! Калган гомереңдә балалар хәсрәте күрмичә, кайгыларга юлыкмыйча, үзең сайлаган гомер юлдашың белән тигезлектә гомер кичерсәң иде. Балаларың, оныкларың, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, озын-озак еллар бергәләшеп, туганлык җепләрен өзмичә яшәүләр насыйп булсын!
Әйтә күрмә, картайдым, дип,
Олыгайдым, диеп ялгыш.
Алда әле гомер көзең!
Сиңа әле бары алтмыш!
Ихтирам белән туганнарың Фирдинанд-Әлфирә, Халидә-Фәрит һәм балалар.
55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ
Тирсә авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, кадерле әтиебез, яраткан улыбыз, хөрмәтле киявебез Фәрит Гафият улы Масковның 55 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине чын күңелдән бәйрәмең белән котлыйбыз.
Син - гаиләбезнең ныклы терәге, тормышыбызның яме, якын киңәшчебез, олы таянычыбыз, зур хөрмәткә лаек, изге күңелле, олы җанлы газиз кешебез. Һәрвакытта да игелекле, миһербанлы, гадел, түзем булырга, тормыш авырлыкларына бирешмәскә, эш сөяргә, кешеләрне хөрмәт итеп яшәргә өйрәткәнең, "балаларым" дип өзелеп торганың, безне олы тормыш юлына аяк бастырганың өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Алдагы тормышыңда сиңа саулык-сәламәтлек, эшеңдә уңышлар, күңел тынычлыгы, балаларыңның игелеген күреп, әниебез белән тигезлектә, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бергә-бергә шатланышып, бәхет-сөенечтә, кайгы-хәсрәт күрми яшәвегезне телибез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Кешелекле бит син, изге җанлы
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Яратабыз сине, без бәхетле
Синдәй әтиебез булганга.
Сине яратып, әниебез Лидия, кызың Ләйсән, улың Булат, киленең Лена, әти-әниең Гафият-Рәмзия, әбиең Дамира.
****
Район газ-эксплуатация хезмәте мастеры Фәрит Гафият улы Масковны күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Районда газ хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән, үз эшенең чын остасы булган, беркайчан да авырлыклар алдында югалып калмаган, райондашлар арасында, коллективыбызда олы ихтирам яулаган Фәрит Гафиятовичка сәламәтлек, хезмәт уңышлары, бәхетле озын гомер, парлы тормыш телибез. Киләчәктә дә яхшы кәеф, яшәү дәрте өстәрлек уңышлар, бәхет-шатлыклар телибез.
Эш күрсәткән ирне ил хөрмәтли,
Арта бара кадер-хөрмәте.
Гомер китабының һәр битенә
Бизәк сала куйган хезмәте.
Телибез ихлас күңелдән
Какшамас, бетмәс саулык.
Саулык булса, бар да була,
Саулык - иң олы байлык.
Хөрмәт белән газ-эксплуатация хезмәте коллективы.
****
Яраткан җизнәбез Фәрит Гафият улы Масковны гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз. Туган җанлылык, кече күңеллелек, кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек матур сыйфатлар сине гомер буе озата бара. Якыннарың, туганнарың өчен өзелеп торганга, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер булганга барыбыз да ихтирам итәбез үзеңне. Гомер бәйрәмең белән котлап, тән саулыгы телибез. Ә башкасын син үзең дә булдырырга сәләтле. Гомер көзләрен дә, кышларын да тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез каршы алырга язсын. Гаиләгез имин булсын. Нәкъ җырдагыча, "яшим дип яшә әле", җизни!
Олы ихтирам белән Рафаэль-Руфа, Гөлназ, Ринас.
45 - ГОМЕРНЕҢ УРТАСЫ
Үтәгән авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, киявем Илсур Галимҗан улы Муллахмәтовны 45 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз.
Сиңа аяз күк йөзе, ак бәхетләр, нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле кешебез син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп безгә алдагы көннәрдә дә бергә-бергә гомер итәргә, балаларыбызның шатлыкларына сөенеп, әти-әниләр, туганнар белән бергәләшеп яшәргә язсын иде.
Минем чиксез шатлыгым да,
Бәхетем дә син бит ул.
Шуңа синең туган көнең
Иң-иң изге көн бит ул.
Бергә атлыйк нык адымнар белән,
Бергә булсак барыбер җиңелрәк.
Авыр чакта күкрәгеңә кысып
Сыенырга безгә син кирәк.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Миләүшә, кызың Лилия, улың Булат, бабаң Фоат.
***
Кадерле улыбыз, абыебыз Илсур Муллахмәтовны гомер бәйрәме белән котлыйбыз.
Тормышың якты булсын, һәр туар таң бары шатлыклар алып килсен. Ходай сине тазалыктан, күңел тынычлыгыннан аермасын. Киленебез Миләүшә белән балаларыгызның рәхәтен күреп, дөньяның матурлыгын тоеп, тигезлектә бәхетле яшәгез.
Озын гомер насыйп итсен Ходай,
Игелекле булсын тормышың.
Янәшәңнән пар канатың барсын
Тоеп һәрчак кайнар сулышың.
Котлыйбыз сине туган көнең белән,
Теләгебез шул: озын гомер ит.
Шатлык белән үткәр көннәреңне,
Матур эшләр белән бизәп үт.
Әтиең Галимҗан, әниең Дилүсә, энең Ильяс-Наилә, Илнур, Самат, Мәликә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев