Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлыйбыз!

23 июня 2016, 11:31

154

0

0

РУБИН ТУЕГЫЗ БЕЛӘН!
Тирсәдә яшәүче газиз әти-әниебез, яраткан әби-бабабыз Алик-Фирдания Төхвәтуллиннарны рубин туйлары белән котлыйбыз.
Бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, бер-берегезне ярты сүздән, күз карашыннан аңлап 40 ел бергә гомер кичерәсез, кадерлеләрбез. Бу еллар эчендә төрлесен күрдегез, әмма сез авырлыкларны да парлап күтәрдегез. "Балалар, оныклар" дип барыбыз өчен җан атып, безгә һәрчак ярдәм итеп яшәгәнегез өчен рәхмәт! Сез һәркемгә ачык йөзле, тәмле телле, кунакчыл. Гел шулай өебез көлеп торсын, анда әти-әни каршы алсын. Парлы гомерегез озын булсын, кадерлеләрбез! Сәламәт булыгыз, авырлыклар күрмәгез.
Яшәү шатлыгы сез безнең өчен,
Яхшылыгыгыз белән үрнәк сез.
Авыр чакта сезгә таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк сез.
Иң матур теләкләр белән балаларыгыз Илназ, Гөлназ-Дима, оныкларыгыз Саша, Данил.
55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ
Иске Эсләктә яшәүче кадерле әниебез, сеңлебез, апабыз Разия Тимеркәеваны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп озын гомер кичерүеңне телибез. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән улың Мансур, кызың Гүзәл, апаларың, абыйларың, сеңелләрең һәм барлык туганнарыңның гаиләләре.
КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!
Әгерҗедә яшәүче кадерле әниебез Гөлсем Шәяхмәт кызы Мусинаның июнь аенда гомер бәйрәме.
Туган көнең белән котлыйбыз,
Матур, рәхәт гомер ит әле.
Бәхет, сәламәтлек, шатлык белән
Туксан-йөз яшькә җит әле.
Әтиебез белән исәнлектә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-хәсрәт күрмичә яшәгез.
Улың Илдус, киленең Рузидә, оныкларың Рузалия, Илһам.
ШАТЛЫК КЫНА БИТ СЕЗ ӨЛӘШӘСЕЗ!
Яраткан әнием Луиза Рафинад кызы Нурмөхәммәтованы 45 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Миңа олы терәк, кирәк булып, һәрвакыт шат күңел белән, тормышның кадерен белеп, сөенечләрең күп булып, авырлыклар күрми гомер кичерсәң иде. Матур бәйрәмең көнендә иңнәреңнән кочып, чиксез рәхмәтемне җиткерәм, әнием. Син һәрвакыт мине аңлап, минем өчен җан атып, төпле киңәшләреңне биреп, ярдәм итеп яшисең. Син - серләрне сыйдыручы дус та, кадерле, газиз әни дә. Шушы бәхетле мизгелләр әле тагын күп еллар дәвам итеп, синең кулларыңның назын тоярга, тәмле ризыкларыңнан авыз итәргә язсын. Ходай сине сәламәтлектән аермасын.
Минем өчен син бит - терәк,
Синдә генә олы йөрәк.
Синең җылы карашларың
Минем өчен һәрчак кирәк.
Син булганда, көннәр якты,
Син булганда, тормыш татлы.
Киләчәктә дә гел шулай
Бәхет тулы таңнар атсын.
Сине яратып, кызың Ләйсәния. Бу теләкләргә әти дә, Тирсә һәм Көчектә яшәүче әбиләр дә кушылалар.
45 - ГОМЕРНЕҢ УРТАСЫ
Хөрмәтле Иске Эсләк балалар бакчасы мөдире Гөлназ Сәгыйть кызы Йосыпованы матур юбилее белән котлыйбыз.
Бакчабызда уңайлы мохит, сабыйларыбыз, хезмәткәрләр өчен бар шартларны булдыру өчен тырышасыз. Сездәге энергия, осталык һәм тырышлык сокландыра. сезгә хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез.
Хезмәттә Сез - һәрчак терәк,
Кызганмыйсыз көчегезне.
Башкаларга үрнәк итеп
Башкарасыз эшегезне.
Яшәгез Сез озак итеп,
Шатлык чәчеп тирә-юньгә.
Бездән теләк тик бер булсын:
Ак юл телик килер көнгә.
Хөрмәт белән Иске Эсләк балалар бакчасы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев