Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәмегез котлы булсын!

08 июля 2016, 07:15

233

0

0

СИН БЕЗГӘ КАДЕРЛЕ, ӘНКӘЕБЕЗ
Иж-Бәйки авылында гомер кичерүче кадерле әниебез Суфия Шакир кызы Камалетдиновага 10 июльдә 90 яшь тула. Олуг гомер бәйрәмең котлы булсын, әниебез!
Дөньяның саф һавасын сулап, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың, күршеләрең белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 90 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күргәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың. Энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың. Ходай Тәгалә биргән гомергә өстәп сиңа, кадерле әниебез, тынычлык, сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Дөньялар тыныч булсын, сабырлыгың сүнмәсен, сүрелмәсен.
Әниебез, безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән Фәния-Илдус, Фәйрүзә-Заһир, Хафиз-Сания, оныкларың, оныкчыкларың.
80 ЯШь УЛ - ОЗЫН ГОМЕР ЮЛЫ
Наҗар авылында яшәүче газиз әниебез һәм әбиебез Мөнирә Мөхәммәтҗан кызы Вәлиевага - 80 яшь. Олуг юбилеең котлы булсын, кадерлебез!
"Гомер көземдә янәшәмдә, ярый әле, балаларым бар", дип сөенеп яшә, әнкәй. Олыгайган көндә балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәүдән дә олы бәхет юктыр ул. Сәламәт бул, бәхетле, сөенечле картлык, иман байлыгы, күтәренке кәеф телибез сиңа.
Бүген синең туган көнең, әнкәй,
Җыелыштык синең яныңа.
Рәхмәт әйтеп барысы-барысы өчен
Баш иябез синең алдыңда.
Иң матур теләкләр белән балаларың, киленнәрең, онык-оныкчыкларың.
КАРТАЙМАСЫН СЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ
Кадыбаш авылында гомер кичерүче кадерле әтиебез, газиз бабабыз Зәки Гата улы Айдаровны 75 яшь тулган көне белән чын йөрәктән котлыйбыз.
Газиз әтиебез - үз гомерендә агачларны да күп утырткан, малай да үстергән, туган нигезендә олы йорт та төзегән уңган-булган ир, әниебезне ярты гасыр хөрмәт итеп яшәүче тормыш юлдашы, улы һәм кызының олы терәге, оныкларының сөекле бабасы, апасының яраткан энесе, олысы-кечесе белән уртак тел табып яши белүче авылыбызның хөрмәтле кешесе.
Һәркемгә ярдәмчел, олы җанлы, һәммәбезне кайгыртучы, сабыр, акыллы, алтын куллы әтиебезгә алдагы көннәрен дә исәнлек-саулык белән, кайгы-хәсрәтсез уздырырга насыйп булсын. Шатлыклы көннәр, әни белән тигезлектә, туган нигезебезнең яме булып бәхетле озын гомер кичерергә язсын.
Иң матур теләкләр белән әниебез, Ижауда яшәүче Мәрзия апаң, улың-киленең, кызың-киявең, өч оныгың.
СИН БАР ЧАКТА БЕЗГӘ РӘХӘТ
Иж-Бәйки авылында гомер кичерүче иң кадерле һәм газиз кешебез Рафилә Нуретдин кызы Зәйнуллинаны 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Әниебезгә күз тимәсен: олы яшьтә булса да, әле ул төп нигезебезне матурлыкка күмеп яши. Тәмле ризыклар пешереп безне сөенеп каршы ала, балаларын гына түгел, онык-оныкчыкларын да кайгыртып гомер кичерә.
Тормышта борчу-мәшәкатьләре дә, авырлыклар да булгандыр. Әмма ул беркайчан сер бирмәде, безгә дә алтын тиң киңәшләрен биреп, елмаеп, кешеләрне сөендереп, барлык туганнарны хөрмәт итеп яши белде.
Хәзер ялгызы гына гомер кичерсә дә, без дә, күршеләр дә аңа моңланырга, сагышланырга ирек куймыйбыз. Ялларда өебез онык-оныкчыклар тавышына күмелә. Синең белән гөрләшә-гөрләшә чәй эчүләре дә - үзе бер гомер бит, әнкәй. Өебезнең җылы учагын сүндермичә саклап, озак еллар авырмыйча, балаларың янәшәсендә яшәргә язсын иде әле. Без син булганга бик бәхетле, әнкәй. Ходай шушы бәхетебезне күпсенмәсен иде.
Син бар чакта безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әнкәй, көчең.
Бүген сиңа 75 яшь,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып
Йөзгә кадәр яшә әле.
Улларың, киленнәрең, онык-оныкчыкларың исеменнән кызың Ризилә-Ирек, Илнара-Фәнзир, Динар, оныкчыгың Амалия.
ШАТЛЫК КЫНА БИТ СЕЗ ӨЛӘШӘСЕЗ!
Иске Эсләктә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Флүрә Габделхәй кызы Харисовага - 75 яшь.
Кадерле әниебез, туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең озын булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми имин гомер итәргә, балаларың, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, бәхет-шатлыклар белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык
Тели сиңа кыз һәм улларың.
Иң изге теләкләр белән кызың Алсу, киявең Марат, улың Алмаз, оныкларың Артур-Гүзәл, Азалия, Ильяс, оныкчыгың Аделия.
60 ЯШЬ - ЯШЬМЕНИ УЛ...
Салагыш авылында яшәүче кадерледән-кадерле әниебез, 40 елга якын иңне-иңгә куеп яшәүче, минем кайгыртучым булган тормыш иптәшем, яраткан әбиебез Әлфия Мәхмүт кызы Мөхәммәдиеваны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Гомер көзләренә кереп барсаң да, әле син һаман яшьләр кебек җитез, төгәл, бар эшкә дә өлгер, әнкәй. Әткәй белән өч малайга гомер бүләк итеп, барыбызны да өйләндереп олы тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Хәзер дә безнең өчен янып яшисең, алны-ялны белми дөнья көтәсең. Киленнәреңне үз кызларың кебек яратасың, бик тә тәмле телле, олы йөрәкле газиз кешебез син. Оныкларыңны тәрбияләргә дә вакыт табасың. Син пешергән камыр ризыклары телне йотарлык, ашап туймаслык тәмле була. Без бүген бик бәхетле: әниебезнең сәламәт булуы - олы бәхет. Янәшәбездә кайгы-хәсрәтләр күрми, авыруларга бирешми, әткәй белән тигезлектә әле тагын озак еллар яшәсәң иде.
Йөзләреңдә рәхмәт нуры балкый,
Авызыңнан шөкер өзелми.
Еллар үтә, ә син кояш кебек,
Картайганың бер дә сизелми.
"Әнкәй!" диеп әйтү шундый рәхәт,
Рәхмәт сиңа, һәммәбездән рәхмәт.
Безгә кылган изгелекләреңне
Булса иде, әнкәй, бәхилләтеп.
Кадерлеләребез! Сезне Ураза бәйрәме белән дә котлыйбыз. Иман байлыгы, бәрәкәтле гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Мәсгуть, балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың, апаң һәм барлык туганнарың.
СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!
Әгерҗедә яшәүче газиз әнием, яраткан әбиебез Гөлчирә Зыя кызы Фәттахованы 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Бик яшьли тол калып, мине җил-яңгыр тидерми үстергәнең, белем алырга ярдәм иткәнең, олы тормыш юлына чыгарганың, хәзер дә "балаларым" дип өзелеп яшәгәнең өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Ходай сиңа хәерле озын гомер насыйп итсен. Авыруларга бирешмә, нык бул. Ныклы терәгебез, таянычыбыз һәм алтын баганабыз булып муллыкта гомер кичер. Без сине бик тә яратабыз, кадерлебез!
Яшәү терәге син безнең өчен,
Үтәр юлыбызда үрнәк син.
Мең-мең рәхмәт, әнкәй, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң матур теләкләр белән кызың Эльмира, киявең Марсель, оныкларың Динара, Данир, кода-кодагыең Мөнирә-Фоат.
***
Әгерҗедә яшәүче Гөлчирә Зыя кызы Фәттаховага - 60 яшь. Кадерле туганыбыз, гомер бәйрәмең котлы булсын!
Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, сөекле кызыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп озын гомер кичерүеңне телибез. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Олы хөрмәт белән Гыймазовлар гаиләсе.
КУАНЫЧЛАР ГЫНА ЮЛДАШ БУЛСЫН
Иж-Бәйкидә яшәүче кадерле улым, энем Фаил Фаиз улы Гобәевны матур гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз.
Нинди генә ярдәм кирәк булганда да булышырга әзер торучы, көр күңелле, изге җанлы кадерле кешебезнең авыруларга бирешми яшәвен, егетләрчә җитез булуын телибез. Руфинә белән тигез, мул тормышта балаларыгызның уңышларына сөенеп гомер итегез.
Сәламәтлек белән үтсен
Һәрбер яшәгән көнең.
Бәхет кояшы елмайсын
Балкытып күңел күгең.
Иң изге теләкләр белән әниең Әнисә, апаң Әлфия, балалар.
КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!
Әгерҗедә гомер кичерүче кадерле, газиз кешебез - сөекле әниебез Гөлсинә Хаҗи кызы Йосыпованың 60 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз!
Әниебез, син - безнең өчен ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле һәм изге кеше. Кояш бар җиһанга яктылык һәм җылылык өләшә. Син дә, нәкъ кояш нурларыдай, безнең тормышыбызны яктыртып, җылытып торасың. Синең ягымлы, җылы карашыңны тоеп яшәүдән дә олы бәхет юктыр бу дөньяда. Һәр гамәлең без - балаларың, оныкларың, туганнарың өчен һәрчак үрнәк. Без синең тормыш сөючән, җитез булуыңа, хезмәт яратуыңа һәрвакыт сокланабыз.
Матур юбилеең көннәрендә сиңа олы рәхмәтебезне, изге теләкләребезне җиткерәсе килә. Син - безнең өчен бердәнбер, кадерле олы зат. Син - безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхет-шатлыклар кичергән кеше. Әниебез, син киләчәккә өмет уятучы, таяныч булучы үрнәк. Без - балаларың бүген олы тормыш дәрьясында югалып калмыйча, үз урыныбызны тапканбыз, зур уңышларга ирешкәнбез икән, болар һәммәсе әтиебез Заһит белән син биргән олы тәрбия нәтиҗәсе дип саныйбыз.
Кадерле әниебез! Без сиңа әтиебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, балаларың һәм оныгың өчен сөенеп, тигез тыныч тормышта яшәвеңне телибез.
Кешелекле, гади булган өчен
Күпләр сине якын, үз итә.
Кешеләргә кирәк, терәк булып
Яшәүләргә җирдә ни җитә?!
Кояш сыман көлеп, һәр күңелгә
Күпер сала синең карашың.
Язда чәчкән гөлләреңне җыеп
Үт син айлар, еллар арасын!
Иң изге теләкләр белән киявең Данил, кызың Миләүшә, оныгың Ранил, кодаң Дамир.
СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ...
Исәнбайда яшәүче кадерле энебез Хәниф Сәгыйть улы Тютиевны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Олыгайган көнендә әтиебезнең ныклы таянычы булган, төп нигезебездә һәрберебезне каршы алып яшәүче туганыбызга без бик рәхмәтле. Ходай үзең кылган изгелекләрне меңе белән кайтарсын, сау-сәламәт яшә, озын гомерле бул.
Телибез без сиңа ак бәхетләр,
Кайгы җиле капка какмасын.
Куанычлар һәрчак юлдаш булсын,
Язмыш борчулардан сакласын.
Алда сине бары бәхет көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше,
Кадерлебез, тик син булганга.
Әтиең Сәгыйть, апаларың Роза, Фәридә-Рөстәм һәм аларның гаиләләре, абыең Хәмит-Сәрия.
БӘХЕТ ТАТЛЫ ТИК СИН БУЛГАНГА
Әгерҗедә яшәүче яраткан кызыбыз, сеңлебез Таңсылу Раушан кызы Мөхәммәтдинованы 5 яшь тулган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Синең гел шат күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Күңел кояшыбыз булып елмаеп-көлеп яшә.
Чишмәдәй чыңлатып көләсең,
Яшәргә көч, дәрман бирәсең.
Тормышта син безгә язмыштан
Бирелгән иң олы бүләксең.
Гомерле, бәхетле, тәүфикълы,
Ягымлы булып үс, кызыбыз.
Син - тормышның яме, яшәү гаме,
Бәхет татлы тик син булганга.
Сине яратып, әтиең Раушан, әниең Лилия, апаң Диана.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев