Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлы булсын гомер бәйрәмнәрегез!

12 июля 2016, 10:58

117

0

0

КАРТАЙМАСЫН СЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ
Исәнбайда гомер кичерүче моңлы сандугач Фәтхия Назый кызы Зарипованы 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Авылыбызда "Өмет" ансамленең иң өлкән җырчысы булса да, активлыгы, осталыгы, моңлы тавышы белән сокландыра Фәтхия апа. Җырлы-моңлы гомер юлы озын булсын аның, әле бик күп кичәләрнең яме, бизәге булырга язсын. Балаларыңның рәхәтен күр, һәрвакыт үз көчеңдә бул. Сәламәтлек, тыныч имин көннәр телибез үзеңә.
Фәтхия апа - сәхнә ветераны,
Тамашачы зурлап баш ия.
"Өмет"ебезнең төп җырчысы булып
Мәңге җырлап яшә син дия!
Хөрмәт белән "Өмет" ансамбле кызлары һәм мәдәният хезмәткәрләре.
СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!
Исәнбайда туып-үскән, хәзер гаиләсе белән Чаллыда яшәүче яраткан кызыбыз Айгөл Әнвәр кызы Шәрәфиева-Минтаһированы 30 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Әле кайчан гына беренче балабыз дип сине кулда сөйгән идек, кызыбыз. Хәзер инде үзең ике бала әнисе булдың. Бәхетеңә күз тимәсен! Киявебез Ленар белән парлы гомерегез озын, кайгы-хәсрәтсез үтсен. Тормышың матур, мул, бәрәкәтле булсын. Без сине бик яратабыз.
Безгә газиз булуыңны,
Әйдә, бар дөнья белсен!
Туган көнеңдә юлыңа
Ак чәчәкләр сибелсен!
Гомер буе язсын әле безгә
"Айгөлебез" диеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет-шатлык белән
Бергә-бергә озак яшәргә.
Иң матур теләкләр белән әти-әниең Әнвәр-Ләрисә, солдат энең Әлмир, җәмәгатең Ленар, балаларың Айсылу, Илназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев