Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ЧЫН КҮҢЕЛДӘН

15 июля 2016, 09:45

231

0

0

90 ЯШь УЛ - ОЗЫН ГОМЕР ЮЛЫ
Биектауда яшәүче кадерле әнием, әбиебез, дәү әбиебез Мөршидә Акмал кызы Әскәрованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз.
Тормышта борчу-мәшәкатьләрең дә булгандыр, авырлыклар да күргәнсеңдер. Әмма син беркайчан да сер бирмәдең, безгә дә төпле киңәшләреңне биреп, тормыштан ямь табып яши белдең.
"Гомер көземдә янәшәмдә, ярый әле, балаларым бар", дип сөенеп яшә, әнкәй. Сәламәт бул, бәхетле, сөенечле картлык, иман байлыгы, күңел тынычлыгы телибез сиңа. Олы юбилеең көнеңдә иңнәреңнән кочып, олы рәхмәтебезне җиткерәбез, кадерлебез.
Бүген синең юбилеең, әнкәй,
Җыелыштык синең яныңа.
Рәхмәт әйтеп барысы-барысы өчен
Баш иябез синең алдыңда.
Олы ихтирам белән кызың Розалия, оныкларың, оныкчыкларың.
КАРТАЙМАСЫН СЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ
Тирсәдә яшәүче газиз әнием, әбиебез Сәлимә Мулламөхәммәт кызы Гатауллинаның 19 июльдә 75 яшьлек олы юбилее.
Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән котлап, бәхетле картлык, тыныч көннәр, тормышка сөенеп озак еллар яшәвеңне телибез. Авыруларга бирешмә, әнкәй. Янәшәбездә кояш кебек балкып, шатланып-куанып гомер итәргә язсын.
75 яшь тулган инде,
Тулганы узар инде.
Алдагысын - туксанын
Көтеп алырга язсын.
Сине яратып, Гөлчәчәк-Айдар, Лилия-Марсель, Динар. Бу теләкләргә кода-кодагыйлар да кушыла.
***
Безнең өчен бик тә кадерле булган әнием, әбиебез Сәлимә Мулламөхәммәт кызы Гатауллинаны 75 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни! Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нур сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.
Иң изге теләкләр белән оныгың Ландыш-Коля һәм оныкчыкларың исеменнән кызың Фәридә.
КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН!
Иске Эсләктә яшәүче газиз әниебез Гөлсинә Гариф кызы Газизованың 15 июльдә 70 яшьлек юбилее.
Без әниле йортта туып-үстек,
Без әниле йортка киләбез.
Безне һәрчак көтеп торган өйгә
Дәшеп тора безнең капкабыз.
Тормышта иң кадерле кешебезнең исән-сау булып, әле дә безне әнә шулай көтеп торуы белән бик бәхетле без. Берүк, исән генә бул, кадерлебез. Бу катлаулы тормыш юлында фәкать син генә аңлый алдың безне, синең генә төпле киңәшләрең безгә бик авыр чакларда ярдәм итте. Тормыш юллары сикәлтәле бит, төрле чакларың булгандыр. Әмма син беркайчан да төшенкелеккә бирелеп йөрмәдең.
Бүген син бик бәхетле, әниебез. Туган йортыбызда безне һәрчак көтеп аласың, кунак итәсең. Шатлык-сөенечләребезне, борчуларыбызны да иң беренче булып син беләсең. Барыбызга күрсәткән изгелекләрең, ярдәмнәрең өчен без синең алда гомергә бурычлы. Гомер көзләреңнең озын, сәламәт булуын телибез, әни.
Иң матур теләкләр белән балаларың Гөлия-Илгиз, Нурия-Илһам, Гөлчәчәк, Гөлназ-Ринат, оныкларың Марат-Алсу, Илвир, Альфред, Тимур, Артур.
***
55 ЯШЬ: ГОМЕРЛӘРНЕҢ АЛДА ӘЛЕ КЫШЫ, ЯЗЫ
Иж-Бубый авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Ирек Мансур улы Мостафинны 55 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.
Кадерлебез! Сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз: уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, якыннарыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәргэ язсын Ходай! Киләчәктә дә шундый киң күңелле, ярдәмчел, барыбыз өчен дә терәк һәм кирәк булып кал.
Яшәү маягы син безнең өчен,
Кешелегең белән үрнәк син.
Мең-мең рәхмәт, кадерлебез, сиңа,
Безнең өчен һәрчак кирәк син!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Резида, балаларың Марсель-Эльвира, Раниф-Венера, Булат, Айсылу, Алия.
ЯШӘҮ ТЕРӘГЕ СИН БЕЗНЕҢ ӨЧЕН
18 июль - Иж-Бубыйда туып, шунда гомер итүче Алсу Фаат кызы Хисмәтуллина дөньяга тәүге тапкыр аваз салган шатлыклы көн. Олы җанлы, гаиләсе, туганнары өчен өзелеп торучы кадерле кызымны 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм.
Киләчәгең якты, тормышың имин булсын. Киявем Илдус белән тигезлектә, бәхеттә хәерле гомер кичер, балаларыңның игелеген күреп, сәламәт булып яшәргә насыйп булсын.
Изге теләкләр белән әниең Исфира. Минем теләкләргә энеләрең Айрат, Азат гаиләләре дә кушыла.
СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ...
Тирсә авылында яшәүче кадерлебез Фәридә Илгиз кызы Ардашированың бүген 50 яшьлек матур гомер бәйрәме. Кадерлебез, сине гомереңнең алтын урталыгы белән котлап, нык сәламәтлек, озын гомер, бәхетле киләчәк телибез. Йөргән юлларың имин булсын. Бүгенге матур тормышыңның куанычын күреп, безне сөендереп яшә.
Чәчәкләр бирим дидем,
Алмассың дип уйладым.
Үзеңнең дә чәчкә кебек
Бик матур, гүзәл чагың.
Сине яратып, кызың Ландыш-Коля, оныкларың, Казан, Ижаудагы туганнарың исеменнән әниең Сәлимә.
***
Тирсәдә яшәүче кадерле апам Фәридә Илгиз кызы Ардашированы 50 яшьлек алтын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр юлдаш булсын. Шушы матур, мул тормышыңның куанычын күреп, йөргән юлларың имин булып, безне сөендереп, шатландырып озак еллар балкып яшәвеңне телибез.
Гомернең ул 50 яше
Иң матур, гүзәл чагы.
"Уза гомер, олыгаям" дип,
Уфтанма, апа-җаным.
Иң матур теләкләр белән сеңлең Гөлчәчәк-Айдар, Лилия-Марсель, Динар.
СӨЕНЕЧ КЕНӘ БИТ СИН ӨЛӘШӘСЕҢ!
Кодашта яшәүче, кечкенәдән сабырлык, түземлелек сыйфатларын үзенә җыйган сеңлем, туганыбыз Гүзәлия Рифгать кызы Мөхәммәтҗанованы 50 яшьлек гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз.
Кадерлебез, матур гаиләдә сөекле кыз үстереп, аңа тормышта урын табарга ярдәм итеп, бүген оныгыгызга куанучы әни, яраткан әби, иреңә тугры гомер юлдашы, ә безнең өчен ачык йөзле, киң күңелле туган син. Киләчәктә дә тормышыңда бәхетле мизгелләрең күп булсын, өегез бусагасыннан борчулар атламасын. Гомер көзләрен дә, кышларын да Рифгать белән тигезлектә каршы алырга язсын.
Без - туганнар, безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап
Атлыйк бергә гомер үренә.
Иң матур теләкләр белән апаң Әлфия-Илдар, балаларыбыз Имаметдиновлар, Рәхмәтуллиннар, Газакаевлар гаиләләре.
СИН БУЛГАНГА БЕЗГӘ РӘХӘТ
Бүген гаиләбезнең ныклыгын саклап яшәүче тугры гомер юлдашым, сөекле әниебез, яраткан әбиебез Ләрисә Разим кызы Шәрәфиеваны 50 яшьлек юбилее.
Яшьлек бакчасында очраштык та, гомерлеккә кавыштык. 31 ел кулга-кул тотынып, күзгә-күз карап, бер-беребезне ярты сүздән аңлап бик матур гомер кичерәбез. Син уңган-булган, тәмле телле, һәркемгә ачык йөзле. Балаларыбыз өчен өзелеп торасың, аларны кайгыртып яшисең, туганнар, дусларга да күңелең киң синең. Барыбызны эчке дөньяңның матурлыгы белән сокландырып яшисең. Шуңа күрә сине яратабыз, хөрмәт итәбез.
Кадерлебез, сиңа түгәрәк юбилееңда саулык-сәламәтлек, бәхет-куанычлар, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Бергә барыр юлларыбыз озын, матур булсын. Әнкәебез-кадерлебез, бәхетле бул! Без сиңа матур юбилеең көнендә тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Яшә әле назлы бер гөл булып,
Бәхетебез булып күп еллар.
Әнкәебез - алтыныбыз, диеп,
Тибә торган ничә йөрәк бар!
Сине яратып, тормыш иптәшең Әнвәр, балаларың Айгөл-Ленар, армия хезмәтеннән кайнар котлаулар җибәреп калучы улың Әлмир, оныкларың Айсылу, Илназ.
Исәнбай авылы.
***
Кадерле туганыбыз Ләрисә Разим кызы Шәрәфиеваны алтын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Матур гаиләң, "әнкәй" дип өзелеп торучы балаларың, сине хөрмәт итүче Әнвәрең, кадерле туганнарың, газиз әниең булу белән бик тә бәхетле син. Ходай Тәгалә киләчәктә дә шушы бәхетеңнән аермасын, тормышыгыз түгәрәк булсын.
Матур юбилеең көнендә сиңа нык сәламәтлек, Әнвәр белән тигез гомер, балалар игелеге, туганнар хөрмәте телибез. Киләчәктә дә туганлык җепләрен өзмичә, исән-имин яшәргә язсын.
Шатлыклардан гына торсын иде
Алда яшәячәк гомерең.
Йортыгыз имин, гаиләгез нык булсын,
Саулыкларның телик тимерен.
Иң изге теләкләр белән туганнарың Наил-Гөлфидә, Рәшит-Әлфия һәм балалар.
***
Исәнбайда яшәүче кадерле кызым, сеңлем һәм апабыз Ләрисә Шәрәфиеваны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Әле кайчан гына дүрт бала тәгәрәшеп үскән идек. Хәзер инде үзебез гомер уртасына якынлаштык. Гомер үтә дисәк тә, аның җилләре сиңа, әйтерсең лә, кагылмй, Яшь чактагы кебек җитез дә, уңган да үзең. Синең тырышлыгына, алтын акылына, уңганлыгына, гаиләң өчен янып яшәвеңә сокланабыз. Һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың, кунак итәсең. Гомергә дус, тату яшәдек, киләчәктә дә туганлык җепләребез әнә шулай матур дәвам итсен. Киявебез, җизнәбез Әнвәр белән гомер көзегезгә кадәр сәламәт булып, авырлыклар күрми яшәргә язсын.
Җәйге чәчәк кебек гүзәл бит син,
Ал таңнардай матур, ягымлы.
Талгын аккан судай сабыр да син,
Тау-ташлардай түзем, чыдамлы.
Сеңлебез Айгөлне дә 30 яшьлек матур юбилее белән котлап, гаилә һәм хатын-кыз бәхете, сәламәтлек, матур тормыш телибез.
Иң матур теләкләр белән әниең Рима, Вәгыйзовлар, Хәбировлар, Галиевлар гаиләләре, аларның балалары һәм барлык туганнарың.
ШАТЛЫКЛАРДАН ТОРСЫН ГОМЕРЕҢ
Әгерҗедә яшәүче иң якын туганыбыз Аидә Рафис кызы Камалетдинованың 17 июльдә туган көне.
Туганнары турында кайгыртып яшәүче, кайгы-хәсрәт килгәндә дә, ярдәм кирәк булганда да иң алдан булышучы, һәрвакыт көр күңелле, изге җанлы, уңган-булган, оста, гаилә җанлы Аидәбезнең тормыш авырлыкларына бирешмичә, сәламәт, бәхетле, озын гомерле, Рәис белән пар канатлы булып, балаларыңның хөрмәтен күреп яшәвен телибез.
Иң матур теләкләр белән Зариповлар, Закировлар, Гозәеровлар гаиләләре.
45 - ГОМЕРНЕҢ УРТАСЫ
Исәнбайда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, кызларыбызның яраткан әтисе Илшат Фоат улы Тукмановны 45 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Ерак юлларга йөрүче әтиебезнең юлларында һәрчак яшел ут балкуын, аның безнең янга сөенеп кайтуын телибез. Син гаиләбезнең ныклыгын кайгыртып яшисең, кечкенә генә уңышларыбызга да сөенәсең, "кызларым" дип шатланасың, әти.
Бәхетле мул тормышта исән-имин булып гомер итәргә, балаларыбызны тигез канат белән үстерергә язсын. Сәламәтлегең нык, гомерең озын булсын, кадерлебез.
Сөйгән кешең белән гомер юлын
Үтүләре җиңел икән ул.
Авырлыклар, шатлык-куанычлар
Уртак булса, бәхет үзе шул.
Үкенерлек түгел минем гомер,
Синең белән бергә булганга.
Бәхетлемен сине очратканга,
Тормыш юлын бергә узганга.
Сине яратып, тормыш иптәшең Гөлназ, кызларың Алинә, Диләрә, әниең Рөкыя һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев