Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ЧЫН КҮҢЕЛДӘН

04 августа 2016, 09:29

128

0

0

80 ЯШь УЛ - ОЗЫН ГОМЕР ЮЛЫ
Әрем авылында яшәүче кадерле әниебез Ләйсирә Әхәт кызы Шәйхеләхмәтованы 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Әниебез, безгә ныклы таяныч булганың, "балаларым, оныкларым" дип өзелеп торганың, төпле киңәшләрең, ярдәмең, сабырлыгың өчен мең-мең рәхмәт. Сиңа саулык-сәламәтлек телибез. Әтиебез белән пар канатлы булып, тормыш ямен тоеп, куанып яшәргә язсын.
Әниебез, безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Иң матур теләкләр белән әтиебез Салихҗан, Мәгъсум-Физалия, оныкларың Ирек, Илүзә, Әмирхан.
ШАТЛЫК КЫНА БИТ СЕЗ ӨЛӘШӘСЕЗ!
Иж-Бубыйда яшәүче иң якын күршебез Филисә Газелгәрәй кызы Абдуллинаны гомер бәйрәме белән котлыйбыз.
Гомер буе ут күршеләр булып, бик дус, ярдәмләшеп яшәвебезгә сөенәбез. Апалы-сеңелле кебек бит без, шатлыклар да, борчулар да уртак. Гаиләңдә һәрвакыт татулык хөкем сөрде, Рифкать абый белән бер-берегезне хөрмәт итеп яшәвегез белән дә үрнәк сез. Балаларыгызның игелекле, мәрхәмәтле булуларына сөенеп, аларның уңышларына куанып гомер көзегезне парлап бик бәхетле уздырырга Ходай насыйп итсен. Сәламәтлек сине ташламасын, һәрвакыт үз көчеңдә булырга, үз аякларыңда йөрергә язсын.
Җитез, уңган кулларыңда
Булды тормыш тоткасы.
Син бүген дә кызлар төсле,
Җитсә дә гомер көзе...
Күршеләрең Асия, Нәсимә.
КАРТАЙМАСЫН СЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ
Әгерҗедә яшәүче кадерлебез Рәмзия Галәветдин кызы Ямилованы 70 яшьлек гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз.
Тормышыңда бик күп авырлыклар, югалтулар булса да, сынмавың-сыгылмавыңа, сиңа терәк булыр урында үзеңнең башкаларга ярдәм итәргә ашкынуыңа һәрчак сокланабыз да, үрнәк тә алабыз. Безне һәрчак кайгыртып яшәгәнең, алтынга тиң киңәшләреңне биргәнең өчен мең-мең рәхмәт, кадерлебез. Олыгайган көннәреңдә язмыш сине кайгы-хәсрәт белән сынамасын, Аллаһ сәламәтлектән, тигезлектән аермасын иде. Игелекле тыныч картлыкта без - балаларың, оныкларың, якыннарыңның бәхетенә куанып яшәргә язсын.
Һәрберебезнең игелеген күреп,
Гел сөенеп кенә син яшә.
Сиңа бәхет-шатлык теләгәндә
"Амин" диеп торсын фәрештә.
Иң матур теләкләр белән җәмәгатең Радик, улың Марат, киявең Илшат-Гүзәлия, оныкларың Рузилә-Радик, Илнар, оныкчыгың Самир.
СЕЗГӘ ӘЛЕ 50 ГЕНӘ...
Туган авылына мәхәббәтне яшьтән үк күңел түрендә йөрткән, шуңа да яраткан мәктәбенә ашкынып эшкә кайтып, шунда 29 ел балаларга белем биргән Әлфинур Фәйзулла кызы Даутованың гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее. Хөрмәтле хезмәттәшебезне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.
Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, гаилә шатлыгы, балаларыгыз, якыннарыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Бала язмышын башлап язучы, өмет тулы күзләргә яшәү чаткылары салучы, һәр укучы турында кайгыртып, яшәү көче бирүче икенче әни дә Сез, Әлфинур Фәйзулловна! Сез һәрчак сабыр, түзем булдыгыз, яхшылыклар гына эшләдегез. Безгә кылган изгелекләрегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Алдагы хезмәт юлыгызның бәрәкәтле, бәхетегезнең гомерле, гомерегезнең бәхетле булуын теләп калабыз.
Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбе коллективы.
ОЗЫН БУЛСЫН СИНЕҢ ГОМЕРЕҢ
Кичкетаң авылында яшәүче иң кадерле кешебез Тәнзилә Илдус кызы Ганиеваны 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сиңа киләчәктә нык тазалык, озын гомер, тормышыңда ак бәхетләр, шатлык-сөенечләр, һәрвакытта да янәшәбездә булып, бергә-бергә рәхәттә яшәргә язсын.
Җаныңның - тынычлык, тәнеңнең - саулык, тормышыңның муллык белән ташып торуын телибез. Көннәреңне сөенечләр генә бизәсен. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Әни бит ул - өйнең яме,
Ә тормышта - олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ринат, балаларың Радик һәм Руслан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев