Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ЧЫН КҮҢЕЛДӘН

01 сентября 2016, 08:06

131

0

0

80 ЯШь УЛ - ОЗЫН ГОМЕР ЮЛЫ

Тирсәдә яшәүче кадерле әниебез Дамира Габдулла кызы Замалиеваны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Олы җанлы, киң күңелле әнкәй, әби! Тырышлыгың, уңганлыгың, кешелекле, ярдәмчел, кунакчыл, изге күңелле, тынгысыз җанлы булуың белән үрнәк син. Туган йортыбыз синең белән ямьле, матур, кадерлебез. Шул матурлык әле озак елларга сузылсын иде. Картлыкка бирешмичә, сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән, безнең янәшәдә олы таянычыбыз булып, ихтирам-хөрмәтебезне тоеп күп еллар яшәргә насыйп булсын. Кайгы-хәсрәт сине урап узсын, авырлыклар күрергә язмасын.

Әниебез - безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып

Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән кызларың, улың, киленең, кияүләрең, оныкларың.

КАРТАЙМАСЫН СЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ

Яңа Акхуҗада яшәүче әнкәебез, әбекәебез Нәзилә Минерахман кызы Халикованы 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кадерлебез, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, безнең янәшәдә бик бәхетле булып озын гомер кичерүеңне телибез.

80 яшең белән котлап

Зур бәхетләр сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен

Олылыйбыз сине бүген без.

Сәламәт бул, күңел күгең һәрчак

Аяз булсын, болыт кунмасын.

Бәхет белән җитәкләшеп

Уз син, әнкәй, гомер юлларын.

Иң матур теләкләр белән кызың Лилия-Алмарис, оныкларың Рамис-Илүзә, Алия-Ирек, оныкчыкларың Ралина, Ясминә, Марсель.

***

Яңа Акхуҗа авылында яшәүче олы хөрмәтләүгә лаек булган кадерле туганыбыз Нәзилә Халикованың 6 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее. Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз.

Бик сикәлтәле тормыш юлын узганда сиңа күп авырлыклар күрергә туры килде. Әмма син баш имисең, тормыштан ямь табып яши беләсең. Авыру җизнәбезне ун ел сабый баладай тәрбияләвеңә дә рәхмәт дими, ни дисең. Без шундый сабыр, түзем туганыбыз булганга сөенеп яшибез, синең һәрвакыт үз көчеңдә булуыңны телибез. Балаларыңның изгелеген күр, картлык көнендә алар синең олы таянычың булсыннар. Туганнарың, балаларың, оныкларың белән бергә сөенеп-шатланып яшәргә язсын. Ходай сиңа сәламәтлек, иман байлыгы, шатлыклы көннәр, күңел тынычлыгы бүләк итсен.

Бәхеттә дә, кайгыда да кеше

Туганына килеп сыена.

Исәнлектән аермасын Ходай,

Бергә булыйк гомер буена.

Котлы булсын юбилеең,

Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

Иң изге теләкләр белән Көчектәге туганнарың Миңнур, Миңнеһөдә һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев