Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

КУАНЫЧЛАР ГЫНА ЮЛДАШ БУЛСЫН

05 декабря 2016, 07:21

105

0

0

КУАНЫЧЛАР ГЫНА ЮЛДАШ БУЛСЫН

Тәбәрле авылында яшәүче кадерле, газиз әниебез Җәвирә Әдһәм кызы Исламованы гомер бәйрәме - 77 яшь тулган көне белән кайнар котлыйбыз.

Әниебез һәм әтиебез 56 ел бергә тату, матур гомер кичерәләр. Без - өч балаларына гомер бүләк иткән, һәрберебезне үстереп олы тормыш юлына чыгарган, барыбызны да тигез күреп ярдәм итеп яшәүче кадерле кешеләребезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр...

Без бик бәхетле. Барыбыз да исән-сау, гаиләле. Сезгә дә, газизләребез, безне сөендереп, пар канатлы булып, алтынга тиң киңәшләрегезне биреп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Әнкәй!

Озын гомер, сәламәтлек бирсен сиңа Ходай,

Сызламасын аяк-кулларың.

Балаларың, туганнарың белән

Куанычта үтсен гомер юлларың.

Иң матур теләкләр белән әтиебез Мәҗит, кызың Рәмзия, киявең Камил, улың Рәмзил, киленең Нәсилә, кызың Рәүҗидә, киявең Хәйдәр, биш оныгың, оныкчыгың Самира. Безнең теләкләргә Кырындыдан кодагыең Альбина, кодаң Фуат та кушыла

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев