Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

18 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

16 октября 2020, 10:02

166

0

0

18 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле юл хуҗалыгы эшче-хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын.
Юллар безне туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән берләштерә, авылларны һәм калаларны, төбәкләрне һәм илләрне тоташтыра. Шуның өстенә яхшы юллар дәүләтебез иминлеге күрсәткечләренең берсе булып тора, алар рульдәге кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтә, вакытны һәм торак пунктлар арасындагы араны кыскарта.
Моннан тыш, меңнәрчә машина йөртүчеләр, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең гомере һәм куркынычсызлыгы юл төзүчеләрнең эш сыйфатына бәйле.
Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезгә авыр, әмма игелекле эшегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә алда торучы бурычларны уңышлы үтәвегезне телим. Нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә!

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев