23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.
Хөрмәтле әгерҗелеләр, ир-егетләребез! Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз.
Без бу көнне Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар, Кораллы Көчләр ветераннарына, запастагы офицер һәм рядовойларга рәхмәт әйтәбез.
Үзебезгә тапшырылган бурычны намус белән үтәп, якыннарыбыз һәм туганнарыбызның тынычлыгын саклап, районыбыз иминлеге һәм чәчәк атуы өчен тырышып эшләп һәркайсыбыз Ватанны саклауга үз өлешен кертә.
Чын күңелдән барыгызга да тынычлык, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет, сәламәтлек, тормыштан ямь табып яшәвегезне телим.
Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
Нет комментариев