Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

27 июньдә – Яшьләр көне

25 июня 2021, 10:28

219

0

0

27 июньдә – Яшьләр көне

Районның киләчәге – сезнең кулларда

Район яшьләрен бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйм! 

Илебезнең, республиканың, районның киләчәге нинди булачагын нәкъ менә сез – бүгенге укучылар, студентлар, яшь белгечләр хәл итәсез. 

Безнең районда белемле, сәләтле, максатчан яшьләр күп. Шуңа күрә өлкән буынга алмашка оста, энергияле, эчкерсез, тормышны яхшы якка үзгәртергә сәләтле яшьләр киләчәгенә ышаныч зур. Бүгенге заман  кешесеннән мобильлек, стандарт булмаган карарлар кабул итә белү,  һәрьяклап хәбәрдар булу кебек сыйфатлар таләп ителә. Алар нәкъ менә яшьләргә хас. Сезгә интеллектуаль һәм иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. 

Тормышыгыз иҗат шатлыгы, мәхәббәт, яктылык нуры белән тулы булсын. Бәйрәм белән котлап, укуыгызда һәм эшегездә уңышлар, бәхет, тормышта яңа мөмкинлекләр юлдаш булуын телим. 

Азат ВӘЛИЕВ,
район башлыгы. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев