Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 27 сентябрь – Тәрбиячеләр көне 

    --, 24 сентябрь 2020 - 13:25
    307
    0
    0

    Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән сезне!

    Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга өйрәтүче мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә хезмәт куючы һәркем олы рәхмәт сүзләренә һәм хөрмәтләүгә лаек. Сез могҗизалы балачак дөньясы булдыручылар да, һөнәри яктан осталар да, сабыйларны чиксез яратучылар һәм аларга күңел җылысын бүләк итүчеләр дә. 

    Авыр хезмәтегездә түземлек һәм сабырлык, гаиләләрегезгә иминлек, тормышыгызда ак бәхетләр телибез. Сезнең кул астында малайлар-кызлар акыллы, тәүфикълы булып үссеннәр. 

    Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: