Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

28 ноябрь – Әниләр көне

29 ноября 2021, 00:00

142

0

0

28 ноябрь – Әниләр көне

Кадерле хатын-кызлар, әниләр! Ихлас ярату хисләренә уралган иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне уңаеннан җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз.

“Әни” – кеше тормышында иң беренче булып әйтелгән сүз. Һәм ул гомер буена иң беренче булып кала.

Әниләр – безнең җиңүләргә ихлас сөенүчеләр һәм уңышсызлык килгәндә аны уздырып җибәрергә ярдәм итүчеләр. Газиз кешеләребез янәшәсендә без үзебезне балачактагы кебек бәхетле һәм ваемсыз тоябыз. Әниләр көне – сезгә ярату һәм хөрмәт хисен җиткерү генә түгел, ә җәмгыятьтәге ролегезне билгеләү көне дә. Сез әниләр башкарырга тиешле бурычларны хезмәт, иҗтимагый, сәяси тормыштагы вазифалар белән уңышлы рәвештә бәйләп алып бара беләсез. Күпбалалы әниләргә, ятим балаларны үз кочакларына сыендырган мәрхәмәтле аналарга – аерым рәхмәтебез.

Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, балалар бәхете телим. Тормышыгыз якты көннәргә, матур мизгелләргә бай булсын. Өйләрегездә тынычлык хакимлек итсен.

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X