Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

3 июль - Халыкара кооперация көне

03 июля 2021, 18:00

122

0

0

3 июль - Халыкара кооперация көне

Хөрмәтле Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм. 

Кулланучылар җәмгыяте районыбызның иң бай тарихлы оешмаларыннан берсе. Әлеге коллектив зур, катлаулы юл узды. Әмма нинди генә шартларда да кешеләр турында кайгырту иң мөһим бурычларның берсе булып калды. Җитди конкурентлык шартларында да сез халыкка хезмәт күрсәтүнең яңадан-яңа ысулларын кулланасыз, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерәсез. 

Район тормышында актив катнашканыгыз, намуслы хезмәтегез өчен сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең бик күп яңа проект һәм планнарыгыз бар. Аларның уңышлы чынга ашачагына ышанам. 
Хезмәтегездә җиңеллекләр, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. 

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев