Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

30 август – Республика көне

27 августа 2020, 15:54

156

0

0

30 август – Республика көне

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлыйбыз. 

Без Татарстаныбызның иң бай төбәкләрнең берсе булуы, аның данлы тарихы, хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, туган җиргә мәхәббәт, һәрнәрсәгә кайгыртучанлык – болар күпмилләле республикабызда тынычлык һәм татулык сакларга ярдәм итә. 

Республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән уртак хезмәттә әгерҗелеләрнең дә лаеклы өлеше бар. Безнең районда республика программалары буенча яңа йортлар, социаль һәм спорт объектлары сафка баса, капиталь төзекләндерү уздырыла, яңа юллар салына. Бүгенге көндә игенчеләребез фидакарь хезмәттә – кырларда уңыш язмышын хәл итә. Киләчәктә дә һәр башлангычыбызның уңышлы булуына, райондашларның җаваплылык тоеп эшләячәкләренә ышанабыз. 

Быел тарихи мөһим вакыйга – ТАССРның 100 еллыгы да. Республикабыз Россия һәм дөньякүләм җиңүләре, башка төбәкләргә үрнәк булырдай югары күрсәткечләре белән чын мәгънәсендә горурлана ала. 
Без Татарстаныбызның тагын да югарырак үрләр яулавын, чәчәк атуын телибез. Бәйрәм белән! 

Әгерҗе районы җитәкчелеге. 
 

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев