31 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, ветераннар! Бәйрәм белән сезне!
Сезнең хезмәт гомер-гомергә кешеләргә иң кирәклеләрдән саналды һәм ул шулай булып калачак та. Безнең район өчен дә автомобиль транспорты бик әһәмиятле роль уйный, аның барлык икътисад тармаклары һәм социаль өлкәләр эшчәнлеген өзлексез һәм ышанычлы тәэмин итүдә өлеше зур.
Үз эшенең остасы булган барлык шоферларга һәм һәвәскәр йөртүчеләргә нык сәламәтлек, имин юллар, үзара хөрмәт телим. Юлларда һәрчак яшел ут булсын!
Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
Нет комментариев