4 июль – Халыкара кооперативлар көне
Район кулланучылар җәмгыяте рәисе Ирек ЗАҺРЕТДИНОВ сәүдә тармагы хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлый.
“Конкурентлык шартларында да без яңалыкка омтылып, яңа алымнар кулланып, товар ассортиментын баетып уңышлы гына эшләп киләбез. Зур, бердәм коллективыбызга киләчәктә дә хезмәт уңышлары, гаилә бәхете телим. Ветераннарыбызга сәламәтлек, тыныч гомер көзе насыйп булсын“, диелә котлауда.
Нет комментариев