Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 5 октябрь – Укытучылар көне  

    --, 5 октябрь 2020 - 06:55
    291
    0
    0

    Районыбызның мәгариф тармагында эшләүче барлык педагогларын, ветеран мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән ихластан котлыйбыз. 
    Укытучы – бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче шәхес. 
    Безнең район мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак үрнәк. Без сезнең уңышларга сөенәбез һәм киләчәктә дә матур җиңүләр көтәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, иҗади уңышлар телибез.

    Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: