8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм.
Әлеге бәйрәм чагыштырмача яшь булса да, аны уздыру матур традициягә әйләнде. Мәхәббәт һәм гаилә бәхете кеше тормышының төп кыйммәтләре булып тора. Ярату һәм бер-береңә булган хөрмәт хисләре авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышлы эшләргә, балаларны тәрбияләргә, әти-әниләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Нык гаиләдән ныклы ил башлана.
Иң матур теләкләремне күп еллар бергә яшәгән, ут-суларны бергә кичкән, әмма авырлыкларга карамастан мәхәббәт һәм үзара аңлашуны саклап кала алган гаиләләргә җиткерәм. Күп балалар тәрбияләүче, җиде ят балаларны үз канатлары астына алып әти-әни назы бүләк итүчеләргә – аерым рәхмәтем.
Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.
Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
Нет комментариев