Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ

03 декабря 2021, 10:42

103

0

0

Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ

Хөрмәтле райондашлар! Соңгы еллардагы икътисади һәм сәяси кыенлыкларга карамастан, кешеләр арасында игелеклелек, мәрхәмәтлелек, бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата игътибар артуы сөендерә. 3 декабрьдә уздырылучы Халыкара инвалидлар көне дә янәшәбездә безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яшәвен искәртеп тора.

Сәламәтлеге нинди булуга карамастан, һәр кеше җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булырга лаеклы. Без алар тормышта үз урыннарын тапсыннар һәм уңышка ирешсеннәр өчен мөмкинлекләр тудырырга бурычлы.

Барыгызга да сәламәтлек, рух ныклыгы, өмет һәм ышаныч телим. Юлларыгызда бары игелекле һәм ярдәмчел кешеләр генә очрасын. Өйләрегездә җылылык һәм шатлык булсын!

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ. 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев