Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

БАЛКЫП ЯШӘ ЯКТЫ КОЯШ БУЛЫП

15 июня 2018, 07:50

123

0

0

БАЛКЫП ЯШӘ ЯКТЫ КОЯШ БУЛЫП

БАЛКЫП ЯШӘ ЯКТЫ КОЯШ БУЛЫП

Кадыбашта яшәүче яраткан ирем, кадерле әтиебез һәм газиз бабабыз Илфат Гали улы Рамазановның 65 яшьлек гомер бәйрәме. Без, барыбыз да бергә җыелып, сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кадерлем! Сиңа булган теләкләрнең иң мөһиме – саулык-сәгадәт, рухи ныклык, күңел көрлеге. Һәр туган көнгә сөенеп, шатлыклы мизгелләрнең кадерен белеп, бер-беребезгә терәк-кирәк булып, җитеш дөньябызның хәерен күреп яшик әле. Ходай безне тигезлектән аермасын, балаларыбызның уңышларына сөенеп, оныкларыбызны сөеп гомер итү насыйп булсын безгә.

Бар дөньяның яхшылыгын телим,

Изгелектә генә уйларым.

Тигезлектә, исән-имин булып

Каршы алыйк гомер көзләрен.

Әтиебез 30 елга якын Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Авылыбыз кешеләренең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту турында аталарча кайгыртып, үз эшен зур җаваплылык тоеп, яратып, намус белән башкара. Ул – бүген дә сафта. Алга таба да барыбызны сөендереп, хәләл хезмәтеңнең игелеген күреп, күңел тынычлыгы, тән тазалыгы белән озак яшә, әтиебез.

Әниебез белән безне кадерләп үстергәнегез, яратып, шатланып каршы алып, гел кайгыртып яшәгәнегез өчен мең рәхмәт сезгә. Туган йортыбызда бәхетебезгә куанып, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, парлы тигез яшәү насыйп булсын үзегезгә.

Кичер, әти, без агарткан чәчләр

Күбәйсәләр әгәр башыңда.

Кайтара алсак яшьлек елларыңны

Бүләк итәр идек барысын да.

Балкып яшә якты кояш булып,

Нурлар чәчеп торып күгебездә. 

Яшәргә дәрт, мәгънә өстәүчебез,

Исән-сау гына бул, кадерлебез.

Иң матур теләкләр белән әниебез, балаларың Рафил–Гөлчәчәк, Илнур–Гөлчәчәк, Рәмзия–Илдар, оныкларың.

Ххх

Хөрмәтле җитәкчебез – Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гали улы Рамазановны ихлас күңелдән 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Гомер буе туган авылын төзек, матур, уңайлы итү өчен тырышкан, халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуда алны-ялны белми эшләгән, бик күп проблемаларны уңай хәл иткән, олысын-кечесен хөрмәт итеп, аларның шатлыгын да, борчуын да уртаклашып яши белгән Илфат Гали улына ихтирамыбыз зур. Сез – авылдашлар арасында гына түгел, районда да абруйлы, сүзегез үтә торган җитәкче.

65 яшегез тулган шатлыклы көндә Сезгә сәламәтлек, тигез гомер, балаларыгыз тормышына куанып, озын-озак гомер кичерүегезне, авылдашлардан рәхмәт сүзләре ишетеп, елларга бирешмичә эшләвегезне телибез.

Сез яшьләргә һәрвакыт остаз булдыгыз, алтын киңәшләрегез эшебезне уң итте. Олы җанлы, игътибарлы, ярдәмчел булганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Бәйрәмегез матур теләкләр, изге хәбәрләр, сөенечле яңалыклар гына алып килсен. Һәрчак шулай изге күңелле киңәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән җитәкче булып озын-озак еллар яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән Кадыбаш авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев