Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бөек Җиңү бәйрәме белән

08 мая 2022, 00:00

149

0

0

Бөек Җиңү бәйрәме белән

Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары!

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз.

Ватаныбыз елъязмасында үз төсен бервакытта да җуймаячак һәм киләчәк буын хәтерендә яшәячәк тарихи вакыйгалар бар.

9 Май – безгә тынычлык һәм ирек яулаган әбибабаларыбызга тирән рәхмәт сүзләре җиткерү, алар өчен горурлык хисләре кичерү бәйрәме. Ул – тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә дошманнарны җиңгән батырларны искә алу көне. Миллионлаган гомерләр хисабына яулап алынган тынычлыкны саклау – безнең изге бурыч.

Кадерле ветераннар! Сез күрсәткән батырлык алдында баш иябез.

Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре! Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Басу-кырларда хезмәт куйган, сугышка киткән әтиләре һәм өлкән абыйлары урынына станоклар артына баскан сугыш чоры балаларына да – тирән хөрмәтебез. Бу көнне йөрәкләрне Җиңүнең уртак хәтере һәм уртак шатлыгы берләштерсен. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, аяк күк йөзе телим!

Азат ВӘЛИЕВ, Әгерҗе районы башлыгы. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев