Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • БЕЗ БӘХЕТЛЕ СИН БУЛГАНГА

    --, 23 октябрь 2019 - 13:36
    196
    0
    0

    Яңавылда яшәүче тормышыбызда олы терәк, киңәшче булган газиз әтиебез, кадерле тормыш иптәшем, мәрхәмәтле кодабыз, яраткан бабабыз Рафис Миннәхмәт улы Муллахмәтовны ихлас күңелдән 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 
    Син гомер буе яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, барыбызга бик тә ягымлы булып, үрнәк күрсәтеп яшәдең. Тормышыбызны ямьләгәнең, рәхим-шәфкатеңнән ташламаганың, киң күңелле, олы йөрәкле булганың өчен без сиңа бик рәхмәтле, кадерлебез. 
    Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, балаларың, оныкларың, туганнарың белән гөрләшеп, әнкәй белән бер-берегезгә олы терәк булып гомер кичерүеңне телибез. Туган йортыбызда сезгә тигезегез белән картаерга язсын, тәрәзәләребездә утлар сүнмәсен, кайгы-хәсрәтләр читләп үтсен. 
    Ак бәхетләр юлдаш булсын, кода,
    Көннәреңне шатлык бизәсен.
    Сәламәтлек сиңа, олы бәхет,
    Ходай шуннан мәхрүм итмәсен
    дип шигъри юллар аша кода-кодагыең да иң матур теләкләрен җиткерә. 
    Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, әниебез Мансура, кода-кодагыең Рәис–Тәнзилә. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: