Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

БӘХЕТ-ШАТЛЫК БЕЛӘН ЯШӘ

19 июля 2018, 07:20

134

0

0

БӘХЕТ-ШАТЛЫК БЕЛӘН ЯШӘ

Кодаш авылында яшәүче сөекле әниебез, җәмәгатем, кызыбыз Резеда Рәмзил кызы Муллинаны 45 яшьлек гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз!

Кадерлебез! Өебезне гөл-чәчәкләргә күмүче дә, гаилә учагын саклаучы да – син. Шуңа сине барыбыз да яратабыз, хөрмәт итәбез. Гомер бәйрәмең белән котлап, парлы гомеребезнең озын, бәхетле булуын, үзеңә нык сәламәтлек, көтелмәгән уңышлар телибез. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа! 

Һәрчак шулай шатлык белән яшә,

Гомерләрнең сиңа олысы.

Туган көнгә тирән хөрмәт белән

Бездән, әни, йөрәк җылысы.

Иң матур теләкләр белән җәмәгатең Раил, Рамил, кызың Гөлшат, әти-әниләрең.

ххх

Кодаш авылында гомер кичерүче иң кадерле кешебез Резеда Рәмзил кызы Муллинаны 45 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Барыбызга да олы йөрәгеннән чыккан мәрхәмәтлелекне мулдан өләшүче, һәрчак елмаеп каршы алучы, сабыр, юмарт, иң якын кешебезгә нинди теләкләр теләсәк тә аз булыр кебек.

Һаман да шулай утта янмый, суда батмый торган, җир җимертеп эшләүче, кояш кебек якты күңелле, риясыз, тапкыр сүзле булып кал. Бәла-каза күрмичә, күңел тынычлыгы белән, тигез тормышта яңадан-яңа куанычлар кичереп, сәламәт булып озак яшәвеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән әниең Гөлсинә, энең Рамис–Рәзинә, Айнур, Алия.

ххх

Кодаш авылында яшәүче кадерле әниебез Резеда Рәмзил кызы Муллинаны 45 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, тигезлек, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел. Изге күңелле булып, кызларыңның һәм оныгыңның игелеген күреп, тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә, әнкәй!

“Әнкәй“ диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса уртак була,

Кайгыларың булса югала.

Уйлама әле картаям дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән кызың Илзидә–Илнур, оныгың Илмир, кода-кодагыең, Илнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев