Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бәхетле бул, кадерлебез

    --, 5 март 2019 - 16:27
    192
    0
    0

    Тирсәдә яшәүче яраткан оныгыбыз Әнфисә Мухгалинаны 18 яшьлек матур гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. 
    Кадерлебез, зур шатлыгыбыз, ярдәмчебез, ышанычыбыз син безнең. Итагатьле, эш сөючән, ачык йөзле булганга, безне хөрмәт итә белгәнгә яратабыз үзеңне. Гомерең озын, көннәрең кояшлы, сәламәтлегең нык, күңелең һәрвакыт шат булсын. Һәр тарафта сине уңышлар, бәхет-шатлык сагалап торсын. Укуыңда Ходай җиңеллекләр бирсен, безне сөендереп, авырлыклар күрми яшә, кадерле кызыбыз. 
    Синең яшь – әле ул гомереңнең чәчәк аткан мизгеле. Шул елларның кадерен белеп, һәрвакыт яшьлек илендә бәхеткә күмелеп яшәү насыйп булсын.
    Матур кояш елмай    ганда
    Кабул итте сине җиһан.
    Әллә шуңа күңелең синең
    Бөтен гүзәллекне җыйган.
    Бездән теләк: сәламәт бул!
    Һәр эшкә дә җитсен көчең.
    Бәхетле көннәр китерсен
    Һәр туар таң синең өчен.
    Сине яратып, әби-бабаң Фәридә–Замир, абыең Альфред. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: