Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәм белән, тимерьюлчылар

31 июля 2021, 23:00

129

0

0

Бәйрәм белән, тимерьюлчылар

Хөрмәтле тимер юл транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – Тимерьюлчылар көне уңаеннан кайнар котлыйм. 

Корыч юллар һәркайсыбызның тормышында мөһим роль уйный. Тармак хезмәткәрләре тынгысыз эшләре белән тимер юл транспортының тотрыклы эшләвен тәэмин итәләр. 

Ветераннар тарафыннан салынган бай тәҗрибә һәм данлы хезмәт традицияләре, сезгә хас һөнәри осталык һәм эшкә җаваплы караш район икътисады үсеше өчен ныклы нигез булып тора. 

Бәйрәмегез белән котлап, нык сәламәтлек, яңа хезмәт уңышлары, иминлек, гаилә бәхете, тормышыгызның матур вакыйгаларга бай булуын телим.
 

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.  
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев