Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ЭНҖЕ ТУЕГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

14 марта 2018, 08:34

205

0

1

ЭНҖЕ ТУЕГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

Табигатьнең иң матур җирендә, урманнар кочагында, саф сулы Көтмәс елгасы буенда урнашкан Нарат авылында яшәүче әти-әниебез Фәнил–Рәзилә Зариповларның 18 мартта энҗе туйлары.

Кадерле әти-әни! Гомер юлындагы истәлекле энҗе туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, һәрчак терәк сез, һәрчак кирәк сез. Кояштай озын гомер, нык сәламәтлек, чиксез шатлык-куанычлар, парлы гаилә бәхете телибез.

Әти-әни, безнең өчен кадерле сез,

Без бәхетле җирдә сез барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәрегезгә

Энҗе туегыз белән котларга.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Тормыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләре челтерәп аксын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән әбиебез, бабабыз, балаларыгыз, оныкларыгыз.

ххх

Нарат авылында яшәүче киявебез Фәнил, сеңлебез Рәзилә Зариповларның иңне-иңгә куеп гомер итүләренә – 30 ел. Кадерлеләребез, сезне чын күңелдән энҗе туегыз белән котлыйбыз.

Сезгә кояштай озын гомер, нык сәламәтлек телибез. Ярдәмчел, туганнар кадерен белүче йөрәгегезне шатлык-сөенечләр генә биләп алсын. Киләчәктә дә бер-берегезнең күңел яктылыгын, күңел җылысын тоеп, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әти-әниегезгә игелекле булып озын-озак яшәвегезне телибез.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә мул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Энҗе туегызның матур хатирәсе

Күңелегездә калсын уелып.

Тәбриклибез сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән Рәшидә.

ххх

Дусларыбыз Фәнил–Рәзилә Зариповларны чын күңелдән энҗе туйлары белән котлыйбыз. Туар таңнарыгыз аяз-тыныч булсын. Саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар, саф мәхәббәт, матур тормышыгызда ныклы таянычыгыз булган балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, сөенеп, куанышып яшәвегезне телибез. Табыныгыз мул, күңелегез түгәрәк булсын.

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелегез.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Һәр көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев