Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ГОМЕР БӘЙРӘМЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

    --, 26 май 2019 - 14:24
    628
    0
    0

    Кадыбаш мәктәбе директоры – мөлаем, эшлекле, үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән  Фәния Харис кызы Рәшитованы матур юбилее белән ихлас котлыйбыз.

    Сез менә инде 24 ел мәктәп дилбегәсен ныклы кулларыгызда тотасыз.  Шулай булмаса, Сезнең җитәкчелектә Кадыбаш мәктәбе елдан-ел шундый матур уңышларга, Бердәм дәүләт имтиханнарында күркәм нәтиҗәләргә ирешер идеме?!    

    Сезнең җитәкчелектә Кадыбаш мәктәбе дүрт ел рәттән “Иң яхшы мәктәп” исеменә лаек булды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты алды. Сез үзегез дә – “Иң яхшы директор” гранты иясе.  Нәтиҗәле һәм тырыш хезмәтегез өчен олы хөрмәтебезне һәм ихлас рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз.

    Гомер бәйрәмегез белән котлап, нык сәламәтлек, тигез тормыш, улларыгызның гаиләләренә, оныкларыгызга сөенеп яшәвегезне телибез. Кадыбаш мәктәбе тарихына киләчәктә дә  Сезнең җитәкчелектә матур уңышлар язылуын дәвам итсен иде әле.

    Хөрмәт белән, район мәгариф идарәсе коллективы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: