Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Икмәк булса, җыр да була

    --, 10 октябрь 2021 - 00:00
    94
    0
    0

    Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар, районыбызның Мактаулы гражданнары, гаилә һәм фермерлык хуҗалыклары башлыклары, белгечләр, җитәкчеләр!

    Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветераннар советы исеменнән сезне ихластан Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлыйбыз.

    Быел авыл хуҗалыгы тармагы өчен сынау елы булды. Нинди генә авыр шартларда эшләргә туры килсә дә, илебез табынын баетуга үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Борынгылар “икмәк булса, җыр да була“, дигәннәр. Шөкер, сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә табыннарыбыз мул, күңелләребез көр.

    Тырыш хезмәтегез, көчле рухлы булганыгыз, үз һөнәрегезгә тугры калганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Һәрберегезгә уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын. Гаиләләрегез белән бәхетле яшәгез.

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс ГАТАУЛЛИН һәм ветераннар советы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: