Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • КҮҢЕЛЕҢДӘ МӘҢГЕ ШАТЛЫК БУЛСЫН

    --, 29 август 2018 - 10:00
    858
    0
    0

    3 сентябрьдә Әгерҗедә яшәүче кадерле туганыбыз, киңәшчебез, сердәшчебез Винера Бәдретдин кызы Ханнанованың гомер бәйрәме. Без аны олы бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.

    Кадерлебез! Син – безнең өчен олы җанлы, киң күңелле, туры сүзле апабыз һәм сеңлебез. Туганнарны кайгыртып, кулыңнан килгән кадәр ярдәм итәсең, киңәш бирәсең. Барысы өчен дә зур рәхмәт!

    Сиңа нык сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телибез. Күңел тынычлыгы белән, балаларың, туганнарың арасында кайнашып, аларның хөрмәтен тоеп, һәрвакыт үз көчеңдә булып, сөенеп-шатланып яшәүләрне Ходай насыйп итсен.

    Без сине яратабыз, ихтирам итәбез.

    Иң изге теләкләр белән туганнарың Наилә апаң, Садыйковлар, Кадыйровлар гаиләләре, балалар һәм оныклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: