Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хәбәрчебезгә – сиксән

    --, 10 август 2019 - 08:00
    142
    0
    0

    Байлык-муллык чорында, 10 августта, ветеран хәбәрчебез, газетабызның өлкән дусты Зәмфирә апа ДӘҮЛӘТШИНА 80 яшьлек юбилеен каршы ала.

    Аңа карыйбыз да, күз тимәсен, дибез. Шушы яшьтә дә хуҗалыгын гөл-чәчәкләргә күмеп тота ул. Авыл чараларында башлап йөри. Бар туганнарын җыеп кунак итә. Борчу килгәндә, ярдәмгә ашыга. Кызы,оныклары өчен өзелеп яши. Авыл вакыйгаларын, аның үрнәк кешеләрен матур итеп тасвирлап редакциягә хат итеп юлларга да вакыт таба. Буш вакытларында шигырь дөньясына да чума. Әнә шулай, актив тормыш рәвеше белән яши Зәмфирә апа. Ходай киләчәктә дә балалары, туганнарына олы терәк булыр өчен аңа сәламәтлек бирсен. Елмаеп торган йөзенә борчу сырлары өстәлмәсен. Олыгайган көннәр шатлыклы вакыйгаларга мул булсын.

    Хөрмәт белән “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе коллективы, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: