Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хәрби-Диңгез флоты көне белән!

    --, 23 июль 2021 - 10:36
    773
    0
    0

    Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, ата-бабалары хәрби бурычын үтәгәндә океаннар айкаган, корабльләрдә хезмәт иткән райондашларыбыз!

    Барыгызны да июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Хәрби-Диңгез Флоты көне белән ихлас тәбрик итәбез. Бу көн - Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт итеп лаек­лы өлеш керткән чын ир-егетләр бәйрәме.

    Сезне бәйрәм белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек, татулык, бәхет телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: