Хөрмәтле энергетика тармагында хезмәт куючылар һәм ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм.
Сезнең хезмәттә вак-төякләргә урын юк. Бу тармакта хезмәт куючылар да – нинди генә кыенлыкларга карамастан, район оешма-предприятиеләрен, социаль объектларны, йортларны тотрыклы һәм куркынычсыз энергия белән тәэмин итүче үз эшләренең осталары.
Чын күңелдән сезгә уңышлар, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаилә иминлеге һәм аварияләрсез эшләвегезне телим. Ветераннарга сәламәтлек, тыныч көннәр юлдаш булсын. Өйләребездә һәрвакыт ут балкып торсын!
Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
Нет комментариев