Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле «Әгерҗе хәбәрләре» район газетасы хезмәткәрләре һәм матбугат ветераннары!

26 августа 2021, 16:46

100

0

0

Хөрмәтле «Әгерҗе хәбәрләре» район газетасы хезмәткәрләре һәм матбугат ветераннары!

Хөрмәтле «Әгерҗе хәбәрләре» район газетасы хезмәткәрләре һәм матбугат ветераннары!

Сезне район газетасының 90 еллык юбилее белән ихластан котлыйм.

Дистә еллар дәвамында “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының һәр саны районыбызның һәм республиканың иң актуаль хәбәрләре, тормыштагы төп вакыйгалар, сәясәт, икътисад, җәмәгать тормышындагы, мәгариф, мәдәният һәм спорттагы яңалыклар белән таныштыра, хезмәт һәм талант ияләре турындагы язмалар белән сөендерә. Әлеге басманың озын гомерле булуының сере дә шунда: ул район тормышын чагылдыра, аның кешеләренә дан җырлый. Бер гасырга якын нәшер ителү дәвамында газета Әгерҗе районы елъязмасын булдырды, берничә буын хезмәткәрләр һәм хәбәрчеләр өчен көчле иҗат мәктәбенә әверелде.

"Әгерҗе хәбәрләре" – районда яшәүчеләрнең иң яратып көтеп ала торган матбугат басмасы ул. Ул – һәр йортта көтеп алынучы кунак.  

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сезгә иҗади уңышлар, һөнәри осталык телим. Журналист каләмегез һәрвакыт үткен һәм кызыклы булып калсын. Ә “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы укучылар өчен һәрчак кирәкле булсын. Юбилеең белән, яраткан газетабыз!

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев