Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле өлкәннәр!

30 сентября 2021, 13:57

124

0

0

Хөрмәтле өлкәннәр!

Хөрмәтле өлкәннәр! Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. 

Әлеге бәйрәм зирәклек чыганагын, тормыш тәҗрибәсен, фидакарьлек һәм әхлаклылыкны гәүдәләндерә. Нәкъ менә авыр мизгелләрдә киңәш сорап без сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлык-уңышларыбызны уртаклашабыз. 
Шунысы сөендерә, әле күпләрегез бүген дә иҗтимагый, мәдәни тормышта кайнап яши, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә катнаша, спорт белән дус. Без сезнең яшь күңелле калуыгызга, көчле рухлы булуыгызга сокланабыз.
Бу якты бәйрәм көнендә сезгә район үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Һәр көнегез балаларыгыз һәм  якыннарыгызның күңел җылысын тоеп үтсен, аларның уңышлары сезне куандырсын. Тормышыгыз якты булсын, бары тик күңелле вакыйгалар белән генә тулып торсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек,  күңел күтәренкелеге телим.

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев