Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бөек Җиңү көне белән!

08 мая 2021, 15:09

411

0

2

Бөек Җиңү көне белән!

Бөек Җиңү бәйрәме көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.

Илебездә 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк. Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә.

Бу көнне без балаларыбыз, оныкларыбызның тыныч киләчәге өчен бәйсезлек яулап алган җиңүчеләр буынын зурлыйбыз. Төп бурычыбыз – миллионлаган гомерләр бәрабәренә яулап алынган тынычлыкны саклау.

Совет солдатларына, тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне җиткерәбез һәм алар алдында баш иябез. Батырлык, түземлек, бердәмлек кебек сыйфатлар сезгә хәрби күтәренкелек өстәп, алга таба яшәр өчен көч биргән.

Кызганычка каршы, ветераннар сафы сирәгәя бара. Бөек Җиңү бәйрәме көнне Җиңү шатлыгы һәм хәтер безнең йөрәкләрне берләштерсен. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе телим.

Әгерҗе районы башлыгы Азат ВӘЛИЕВ

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев