Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле райондашлар!

04 ноября 2021, 00:00

106

0

0

Хөрмәтле райондашлар!

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихластан 4 ноябрьдә булачак Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм – Ватаныбызның данлы үткәненә хөрмәт күрсәтү һәм иртәгәсе көнгә ышаныч символы ул.

Ватан иминлегенә куркыныч янаган авыр вакытта төрле милләт вәкилләренең берләшеп илбасарларга каршы күтәрелүе Россиядә таркаулык процессын туктата, берләшүгә омтылыш көчәя. Халыклар бердәмлегенең һәм дуслыгының нинди зур көчкә ия булуына илебез тарихыннан бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Бу дәһшәтле сугыш елларында гына түгел, тыныч тормышта да ачык чагыла. Районыбызда төрле милләт вәкилләре үзара дустанә мөнәсәбәттә яшиләр. Аларның бердәм булып, ярдәмләшеп эшләве бүгенге уңышларыбызның, киләчәгебезнең нигезен тәшкил итә.

Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, бәхетле гомер телим.

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев