Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Космонавтика көне белән!

12 апреля 2022, 11:03

233

0

0

Космонавтика көне белән!

Бүген Космонавтика көне. 1961 елныӊ 12 апрелендә дөньяны шау иткән, СССРныӊ беренче икәнен космоста да раслаган вакыйга булып узды. СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп узды.  

Дөньяда  беренче тапкыр кеше  Космоска күтәрелде. Космосны өйрәнү, галәмгә кагылышлы булган фәнни экспериментлар егерменче гасырның 50 нче елларында көн кадагына куела. Алдынгы державалар үзара "көч сынашалар", ашкынып коралланалар, фәндә яңадан-яңа ачышлар ясала. Шушы сәяси вәзгыять агымында космик киңлекләрне өйрәнү буенча  беренчелекне Советлар Союзы яулауга ирешә. Беренче ясалма иярчен очырту, беренче тапкыр тере хайваннар белән ракетаны галәмгә күтәрү һәм ниһаять, беренче тапкыр кешенең Космоста булып кайтуы. Бер сәгатьтән әз генә артыграк булган әлеге очыш фән өлкәсендә искиткеч зур сикереш ясый. Юрий Гагарин исеме тиз арада дөньяның бөтен почмакларында киң таралыш таба.

Еллар узу белән бу бәйрәмне шау-гөр килеп билгеләп үтүләр кимесә дә, аныӊ әһәмияте барыбер югалмады. Йолдызларга юл башын ярган беренче космонавт Юрий Гагаринны да, бу көнне дә без онытылмый. Бу безнеӊ тарих, бу безнеӊ хәтер…

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев