Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

КУЛДА – КАЛӘМ, КҮҢЕЛДӘ – ГАМЬ, ҖАНДА – ИҖАТ ЯЛКЫНЫ

04 июля 2018, 08:19

147

0

0

КУЛДА – КАЛӘМ, КҮҢЕЛДӘ – ГАМЬ, ҖАНДА – ИҖАТ ЯЛКЫНЫ

Исәнбай авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, кадерле газиз әниебез, сөйкемле әбиебез Әлфирә Абзал кызы Низамованың бүген түгәрәк гомер бәйрәме.

Әниебез, сине ихлас куңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез! Һәр көнне биреп торган киңәшләрең, назлы сүзләрең безгә яшәргә, тормыш итәргә көч hәм дәрт бирә. Син безнең күңелләргә җылы өстәп, киләчәккә өмет уятып, барыбызны да тигез яратып, үрнәк булып яшәүче олуг зат! Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз! Сәламәт бул, гомер юлларың озын булсын, көннәрең шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә тигезлектә яшәгез.

Туган көнең – юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз!

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт сине читләп узсын –

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Изге теләкләр белән сине яратып, тормыш иптәшең Фирдинанд, балаларың Ләйлә, Ленар–Светлана, Гүзәл–Айнур, оныкларың Айнур, Эльза, Айгөл, Камилә, Сөләйман, Әмир.

 

ххх

 

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының якын өлкән дусты, укучыларыбызны һәрчак гыйбрәтле, тәрбияви язмалары, искиткеч матур шигырьләре белән сөендереп торучы Әлфирә ханым Низамованы күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз.

“Хатын-кызның яшен сорамыйлар“, диләр. Ничә генә яшьтә булсаң да, шагыйрь күңеле һәрчак яшь кала шул ул. Матурлыкка гашыйк шагыйрәгә дә үз яшен биреп булмый. Гомер көзләренә аяк атлаганда да һәрчак шулай сөйкемле, тыйнак, сабыр булып калыгыз. Янәшәгездә олы терәк һәм иҗат дәрте уятучы җәмәгатегез, балаларыгыз, оныкларыгыз булсын.

Ә иҗат җимешләрегезне кулга алсаң, алар, чынлап та, мәгънәле. Изге туган якка, аның булдыклы кешеләренә, газиз әти-әнигә, кадерле туганнарга, дусларга, лаеклы дәвамчылар булган яшь буынга, мәхәббәткә мәдхия җырлаучы шигырьләрегез җаннарны рухи җылыта, нурландыра.

Өч шигырьләр җыентыгы, мәдәният хезмәткәрләре өчен ярдәмлек китап чыгарып райондашлар арасында тирән хөрмәт яуладыгыз. Ике ел элек “Әҗер“ китабын бастырып авылдашларыгызга олы бүләк ясадыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә!

Өч бала әнисе, алты оныкның яраткан әбисе, бик күпләрнең ышанычлы дусты, сердәшчесе булган Әлфирә ханымга бәхетле тигез тормыш, сәламәтлек, балалар игелеге телибез. Кулда – каләм, күңелдә – гамь, җанда иҗат ялкыны булып, шигырь-язмалар тудырып, кешеләрне куандырып гомер итәргә язсын.

Хөрмәт белән “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы коллективы.

 

Ххх

 

Олы хөрмәткә лаек кодагыебыз Әлфирә Низамованы 65 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.                                                                                                                                                                                                                                                            

Ямьле җәйләргә тагын да матурлык өстәп син тугансың дөньяга. Үзең дә һәрчак кешеләргә яхшылык өстәп, матурлык өләшеп яшисең. Шатлык-борчуларыбызны уртаклашырга, ярдәм кулы сузарга, тормышыбызны ямьләп торырга әле дә син бар. Џђрвакыт мљлаем, кић књћелле, туганнары љчен бик кадерле булган кодагыебызның Ходай гомерен озын, сђламђтлеген нык, бђхетен тњгђрђк итсен. Кадер-хљрмђткђ тљренеп, сљенеп-шатланып, Фердинанд кодабыз белән бәхетле гомер кичерергђ, балаларыңнан яхшылыклар гына күрергә язсын сића.

Гаилђћ нык. Балаларың үсте.

Дљньяћ, шљкер, бљтен, тњгђрђк.

Калган гомерне дђ шатланышып

Њтђ алсагыз иде бергђлђп.

Сђламђт бул, књћелећ тыныч булсын,

Юбилей ул – шатлык тђхете.

Насыйп булсын, кодагый, килђчђктђ

Якыннарыћ белђн бергђ-бергђ

Куанышып яшђњ бђхете.

Иң матур теләкләр белән кода-кодагыең Рафаэль–Ләйсән.

1413

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев