Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • КЫЛГАННАРЫҢ – БАРЫ ИЗГЕЛЕК

    --, 29 август 2018 - 10:07
    656
    0
    0

    Красный борда яшәүче Җәүдәт Миңнехан улы Гыйльфановны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

    Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яши белүче көчле рухлы, олы хөрмәткә лаек җәмәгатем, һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан әтиебез! Гомерең буе куанычыбыз, таянычыбыз, горурлыгыбыз, бәхетебез булдың. Күңелеңнең киңлегенә яши-яши сокланабыз. Тырышлыгың, кыюлыгың, максатчанлыгың сине хезмәт уңышларына ирештерде. Һәрвакыт яңалыкка омтылуың, киң күңелле, ярдәмчел булуың белән син бик күпләрнең ихтирамын яуладың.  

    Әниебез белән гомер буе бер-берегезне хөрмәт, ихтирам итеп, аңлашып яшәвегез белән үрнәк сез. Олы тормыш юлына чыгарып, әле хәзер дә безнең өчен алтын киңәшләреңне биреп яшәгәнең, ярдәмнәрең, үтемле сүзләрең өчен дә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә өебез һәрчак ямьле, ризыклы булып, әниебез белән гомер көзегезгә кадәр пар канатларыгыз каерылмыйча, һәрберебездән игелек күреп яшәсәң иде.

    Сиңа тазалык-саулык, иман байлыгы, бәрәкәтле имин, тыныч тормыш, озын гомер телибез. Безнең күңел җылыбызны тоеп, кадер-хөрмәткә төренеп, бәхет-шатлыкка күмелеп рәхәт яшә.

    Сиңа карап сокланабыз һәрчак,

    Күңелләрдә туа горурлык.

    Син тормышны чиксез яратасың,

    Син күпләргә үрнәк булырлык.

    Гади, сабыр, олы җанлы да син,

    Кылганнарың – бары изгелек.

    Шатлык белән үтсен һәрбер көнең,

    Бәхетләрең булсын гомерлек.

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәния, улың Алмаз–Татьяна, оныгың Алина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: