Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Нефтяниклар көне белән!

03 сентября 2021, 11:14

255

0

0

Нефтяниклар көне белән!

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!

Хөрмәтле тармак ветераннары!

Сентябрьнең беренче якшәмбесендә без сезнең һөнәри бәйрәмегезне-нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. 

Нефть һәм газ чыгару-җиңел булмаган, җаваплы һәм мактаулы хезмәт. Хәзерге катлаулы шартларда эшләгәндә сез һәрвакыт югары профессиональлек һәм эшкә чын күңелдән бирелгәнлек күрсәтәсез.

Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сезнең җайга салынган эшегез, максатчанлыгыгыз һәм осталыгыгыз нәтиҗәсендә торак пунктларны газлаштыру гамәлгә ашырыла. Болар икътисадый үсешкә генә түгел, ә кешеләрнең тормыш сыйфатына да уңай йогынты ясый.

Нефть һәм газ тармагының барлык хезмәткәрләренә, ветераннарына яңа ачышлар һәм хезмәт җиңүләре, билгеләнгән планнарның уңышлы үтәлүен, һәм, әлбәттә, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек һәм тормыш көче телим! Бәйрәм белән!

Әгерҗе районы башлыгы
Азат ВӘЛИЕВ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X