Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Олуг юбилеең котлы булсын, кадерлебез

    --, 10 февраль 2020 - 12:59
    234
    0
    1

    Салагыш авылында гомер кичерүче кадерле кешебез Миндар абый ГАБДРАХМАНОВны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

    Бик яшьли эшкә керешеп, бөтен гомерен туган авылына хезмәт итүгә багышлаган Миндар абый – авылыбызның иң хөрмәтле кешеләренең берсе. Ул 45 ел шушы авылда ветеринар булып эшләп, “Татарстанның атказанган  ветеринария табибы“ исеменә лаек булды. Авылдашлары аны кешелекле, һәрвакыт ярдәмчел, үз сүзен туры әйтә белүче, гадел булганы өчен хөрмәт итәләр. Гомер буе яратып башкарган хезмәтен әле хәзер дә дәвам итә ул: авылыбызның хөрмәтле егетләре Марат һәм Мансур Мөхәммәдиевларның фермер хуҗалыкларында булыша, ярдәм сорап килгән авылдашларының үтенечен дә кире какмый.

    Миндар абый! Син – безнең кадерле, якын кешебез. Безне үз балаларыңдай якын күреп, әниебезне хөрмәт итеп, шатлыгыбызны да, кайгыбызны да үзеңнеке кебек итеп ихлас күңелдән уртаклаша белгәнгә, һәрвакыт  булышып, алтынга тиң киңәшләреңне биреп яшәгәнгә без сиңа бик-бик рәхмәтле. Һәрвакыт якты йөз белән каршы алып, тагын кайтуыбызны көтеп озатып каласың. Табыннарыбызның мул, сыйлы, бәрәкәтле булуында синен өлешең дә бик зур. Безгә күрсәткән игелекләрең өчен без дә синең алда үз бурычыбызны үти алсак иде. Алдагы көннәреңдә дә сиңа сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, күңел тынычлыгы, мул-имин тормыш телибез. Әни белән тигез, тыныч картлык насыйп булсын сиңа.

    Картаям дип һич тә кайгырма син,

    Өлкәннәргә – акыл-сабырлык.

    Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була,

    Әле дә син бар үрнәк алырлык.

    Кайчан кайтсак, ишек ачык була,

    Каршылыйсың ачык йөз белән.

    Авыр чакта җиңел булып китә

    Синең әйткән җылы сүз белән.

    Без телибез сиңа зур бәхетләр,

    Күтәренке булсын күңелең.

    Озак яшә әле картаймыйча,

    Гел шатлыктан торсын гомерең.

    Иң изге теләкләр белән хатының Сания, уллар-кызлар Рәфыйк, Радик, Гөлзирә, Гөлнара, Гөлчәчәк, кияүләр, киленнәр, оныклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: