Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Озак яшә сау-сәламәт булып

23 августа 2018, 15:10

130

0

0

Озак яшә сау-сәламәт булып

Тирсә авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, газиз балаларның әтисе Марат Сирень улы Галиуллинны матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Ходай сине миңа бүләк иткәнгә мин бик бәхетле! Миңа булган хөрмәтең, керсез мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә язмыш безне кайгы-хәсрәтләр белән сынатмасын, пар канатыбызны каермасын иде. Озын-озак еллар бәхет-шатлыкта, муллыкта, мәхәббәт җимешләребезнең шатлык-куанычларына сөенеп гомер итәргә насыйп булсын. Амин.

Син ул минем ышанычлы ярым,

Терәгем һәм якын сердәшем.

Өмет тулы якты киләчәгем,

Шатлыклардан тамган күз яшем.

Озак яшә сау-сәламәт булып,

Мәхәббәтең белән җылытып.

Яшьлектәге кебек сөям сине,

Бар дөньям, кайгымны онытып.

Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын

Безнең тату, бердәм ояга.

Пар канатлы булып тигез яшик

Бәхет-шатлык татып дөньяда.

Сине яратып, тормыш иптәшең Гөлия һәм җимешләребез Ильвина, Ильдан, Ильфан.

ххх

Тирсә авылында яшәүче кадерле улыбыз, оныгым, энебез Марат Сирень улы Галиуллинның 35 яшьлек гомер бәйрәме. Кадерлебез, сине туган көнең – матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, тормышыңда күп шатлык-куанычлар телибез. Алдагы көндә дә киленебез Гөлия белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк булып, балаларыгызны пар канат белән үстерергә Ходай насыйп итсен. Син – безнең дә олы таянычыбыз, ярдәмчебез. “Әткәй-әнкәй“ дип өзелеп торганыңа, безгә һәрчак терәк булганыңа зур рәхмәт, улыбыз. Бергә-бергә матур итеп яшәүләрне Ходай насыйп итсен. Туар таңнарың һәрчак тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын.

Иң изге теләкләр белән сине яратып, әти-әниең, әбиең, абыең гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев