Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВның Яңа ел котлавы

    --, 30 декабрь 2020 - 14:02
    392
    0
    0

    Хөрмәтле әгерҗелеләр!

    Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән ихлас котлыйм!

    Яңа ел бәйрәмнәре аерым үзенчәлеккә ия. Алар яхшылык, күңел матурлыгы, өй җылысы һәм, әлбәттә, барлык изге уйлар да тормышка ашар дигән хыяллар белән чорналган. 

    Узып баручы 2020 ел гадиләрдән булмады. Әмма без әлеге сынауларга бирешмәдек. Авырлыкларны җиңеп, Яңа елга ышанычлы адымнар белән атлап керүгә һәркем үзеннән лаеклы өлеш кертергә тырышты. Бергә булганда без тагын да зуррак уңышларга ирешергә сәләтле. 

    Район тормышында актив катнашуыгыз, һәр башлангычка теләктәшлек күрсәтүегез өчен рәхмәт сезгә.

    Бәйрәмнәр белән котлап, бәхет, сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим. Яңа елда матур хыялларыгыз тормышка ашсын. Киләсе ел җиңү һәм ачышлар, шатлык һәм җылылык, матур мөнәсәбәтләр елына әверелсен. Һәр күркәм башлангычыгызда күркәм уңышлар юлдаш булсын!
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: